2014 елның 1 сентябреннән суд приставларының Әтнә районы бүлеге үз эшчәнлеген туктатты

2014 елның 12 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе хәбәр итүенчә, 2014 елның 1 сентябреннән суд приставларының Әтнә районы бүлеге үз эшчәнлеген туктатты, аның вазифалары Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлегенә күчте. Идарәнең “Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге” дип аталган яңа структура бүлекчәсе 2014 елның 1 сентябреннән түбәндәге адрес буенча эшли башлады: 422000, Арча шәһәре, Интернационал урамы, 41нче йорт. Бүлек җитәкчесе — өлкән суд приставы Алмаз Камил улы Лотфуллин, телефоны: 8(84366) 3-17-67, электрон адресы: osp18@r16.fssprus.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International