Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар зур спортка омтыла
2014 елның 12 сентябре, җомга
Алар зур спортка омтыла
«Заман» ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллин редакциягә күңелле хәбәрләр алып килде.
— Менә бит, биатлончы яшьләребез җиңү яулый башлады! — диде ул һәм уңышларны санап чыкты. Аннан сүзен дәвам итте:
— Биатлончыларны бик хөрмәт итәм, аларга хәлемнән килгәнчә булышам, ярышлар оештырабыз. Ә нинди кыен спорт төре белән шөгыльләнә алар?! Районда без башладык инде аны...
Искә төшерик, Кышкы Олимпия Уеннарына Татарстаннан 8 спортчы барып, берсе дә медаль белән кайта алмады. Республика күләмендә кышкы спорт уеннарын үстерү максат итеп куелды.
Районда биатлончылар әзерләү буенча безнең Арчада да боз кузгалды дисәк була. Район башлыгы Алмас Назиров үзәк стадионда яңа чаңгы базасында булды, спортчылар, тренерлар белән очрашты. Биатлончылар командасына Олимпиадада 7нче урынны алган Биектау кызы Анастасия Жукованың 6 пар чаңгысын сатып алдылар. Ижевскидан кыйммәтле дүрт биатлон винтовкасы алып кайттылар. Якын–тирә районнарда андый винтовкалар юк, диләр.
Чаңгычы, биатлончыларның кичке күнегүләре вакытында стадионга төш-тем. Эшмәкәр Илнур Яруллин анда тәмам үз кеше булып беткән.
Тренер Рәис Камалов чаңгы спортына булышучыларга бик рәхмәтле. Район башлыгы Алмас Назировка зур рәхмәт әйтә ул. Иганәчеләр “Заман” ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллин, “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, “Татавтодор”ның Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев, “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов, “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев та кышкы спорт уеннарын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.
— Моннан 5-6 ел элек чаңгы секциясен эшмәкәр Фәнил Гарәфиев (мәрхүм) белән башлап җибәрдек, — дип сөйли Рәис Камалов. — Менә хәзер әкренләп биатлонга кереп барабыз. Зур чыгымнар сорый торган кыйммәтле спорт төре бу. Иганәчеләр ярдәменнән башка булмый. Бер биатлончыга уртача 200 мең сумлык кием, чаңгы, винтовка һәм башка кирәк–ярак кирәк. Зур ярышларда катнашырлык чын спортчы әзерлим дисәң, барысы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш: кием, туклану, күнегүләр, спорт җиһазлары, шөгыльләнү урыны...
Рәис Камаловны үз эшенә фанатларча бирелгән тренер, диләр. Ә андыйлар гадәттә, юмарт була, кесәсендәге акчаны санап тормый, нәкъ Рәис кебек. Ул үзе дә кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән. Җиңүләре дә бар. Башка өлкәдә хезмәт итсә дә, эшмәкәр дә әле ул, сәләтле яшьләрне зур спортка чыгару өчен тырыша. Авыл мәктәпләреннән дә спортчыларны җәлеп итә. Ярышларда да көчле чаңгычыларны күреп ала.
Җәен үзәк стадионда чаңгы урынына роликлар белән шуу өчен трасса яңартылган. Арчаның шәрыкъ өлешендәге тауны кисеп, кышка чаңгы трассасы эшләнгән. Менә дигән чаңгы базасы булдырылган. Кыскасы, яшьләргә шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
— Атнага 6 тапкыр 2шәр–3әр сәгать шөгыльләнәбез, — дип сөйли Түбән Курса мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәнүзә Сәләхова. — Көн саен йөгерүләр 30–40 километрга туладыр. Шимбә, якшәмбе көннәрендә иртән һәм кичен шөгыльләнәбез. Әти машина белән стадионга китерә, алып кайта. 12 яшьтән чаңгыда. 2012 елда Татарстанда чаңгы ярышында 2нче урынны, 2013 елда 3нче, 2нче урыннарны алдым. Максат — Олимпия Уеннарында җиңү!
Түбән Мәтәскә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лилия Рәхмәтуллина:
— 2 ел чаңгы, биатлон белән шөгыльләнәм, — ди. — 28 августта Ижевскида үткән биатлон ярышында 1нче урынны алдым! Смоленскига ярышка барырга әзерләнәм. Максатым, әлбәттә, спортта карьера ясау!
Диләрә Фассалова Арчаның 1нче мәктәбендә 8 сыйныфта укый. 2нче сыйныфтан чаңгыда. Республика күләмендә чаңгы буенча призлы урыннар алган өметле спортчы. 1нче мәктәптән Илназ Ибәтуллин республикада биатлон буенча җыелма команда составында, 2нче мәктәптән Ренат Зиатдинов шулай ук республикада көчле чаңгычылар исәбендә.
Зур спортка омтылган яшьләр, тренерлар соклану уята. Олимпия уеннарында катнашып, җиңәргә насыйп булса иде!
Румия САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз