Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яклаучы профсоюз
2014 елның 12 сентябре, җомга
Яклаучы профсоюз
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советының хисап–сайлау конференциясе булды. Анда Татарстан Республикасы халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре Профсоюзы комитетының хезмәт хокуклары буенча баш инспекторы Диләрә Бургуева катнашты.
Совет җитәкчесе Вакыйф Харисов 2009 елның октябреннән 2014 елның сентябренә кадәрге чорда эшләнгәннәр турында хисап тотты. Ә эшләнгәннәр миллионнарча сумнар белән исәпләнә. Бер санга тукталып, профсоюз лидерының үзе турында әйтеп үтәсе килә. Педагогларның мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән елларына карап пенсия билгеләү буенча суд аша 106 эшне отып, 24 млн. сумнан артык файда эшләнгән!
Вакыйф Вагыйз улы 10 ел инде менә район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советын җитәкли. 50 яшьлек юбилее белән дә котлыйбыз үзен. 2009 елда икенче югары белем алуын да әйтеп үтәсе килә. Хокук фәннәре белгечлеген ала. Профсоюз әгъзаларының хезмәт һәм социаль–икътисад хокукларын яклау буенча диплом эшен яклый. Хәтта дәүләт комиссия-се аны аспирантурага тәкъдим итә. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, Вакыйф Харисов Россия Федерациясенең халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты хокуклар Советы әгъзасы, төньяк–көнбатыштагы 10 район кергән Арча төбәге җитәкчесе. 2010 елда республиканың “Хокуклар эшен иң яхшы оештыручы һәм яктыртучы” бәйгесендә җиңүче. Юриспруденция белгечлеге аңа профсоюз әгъзаларының хокукларын белеп, дөрес итеп аңлату һәм яклау өчен кирәк була.
Профсоюз нәкъ менә гади хезмәт кешесенең эш бирүче алдында үз проблемасы белән ялгыз калмавы өчен кирәк тә. Профсоюз лидерына нинди генә мәсьәләләрне ачыкларга һәм якларга туры килми, күбесе аларның стажга бәйле.
— Профсоюз әгъзаларының үзләренә дә хокукларны белергә кирәк, — ди Вакыйф Харисов. — Моның өчен төрле чаралар оештырыла: семинарлар, киңәшмә, җыелышлар үткәрәбез, очрашуга район Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге, иминиятләү, халыкны эш белән тәэмин итү, прокуратура хезмәткәрләрен чакырабыз.
Педагогларның хезмәт хакы артуында шулай ук профсоюзларның роле зур. Укытучыларның уртача хезмәт хакы 2010 елда 11401 сум булса, 2014 елда ул 29758 сумга күтәрелде.
— Хезмәт шартлары күпкә яхшырды, — дип сөйләде докладчы. — Соңгы 5 елда 11 мәктәп ныклап төзекләндерелде. Заманча 4нче балалар бакчасы төзелде, өр–яңа 9нчы бакча ачылу алдында. Педагогларның, коллективларның, дәүләт программалары нигезендә төрле бәйгеләрдә катнашып, грант отулары, шул акчага мәктәпләргә, бакчаларга төрле заманча җиһазлар сатып алынуы хезмәт шартларын камилләштерде.
Профсоюз оешмалары советы хезмәт-кәрләрнең сәламәтлеген кайгыртуга зур әһәмият бирә. Ташламалы бәяләр белән шифаханәләрдә дәваланалар. Коллективлар арасында төрле спорт ярышлары үткәрү һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру матур бер гадәткә кереп китте. Спартакиада нәтиҗәләре буенча 1нче урынны алган Яңа Кенәр лицее, 2нче урынны яулаган Арча агросәнәгать көллияте, 3нче урынга ия булган Арчаның 7нче мәктәбе һәм Лесхоз мәктәбе коллективларына Мактау грамоталары һәм кирәкле спорт җиһазлары алу өчен акчалата бүләк тапшырылды.
Казаннан кайткан хезмәт хокуклары буенча баш инспектор Диләрә Бургуева Арча районы профсоюз оешмалары советы җитәкчесе Вакыйф Харисов эшенә уңай бәя бирде һәм аңа үзәк Советның күкрәк билгесен тапшырды. Тыйнак профсоюз лидеры, дип атады ул аны.
— Безгә хезмәт хокуклары буенча сораулар күп керә, — дип сөйләде баш инспектор. — Соңгы вакытта Арчадан нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттеләр соң әле, дип хәтерләргә тырыштым, хәтерли алмадым. Димәк, сораулар булмаган. Аларны совет җитәкчесе урында хәл итеп барырга тырыша.
Конференциядә мәгариф хезмәткәр-ләре үзләренең профсоюз оешмалары Советы житәкчесе итеп бертавыштан Вакыйф Харисовны сайлады. Котлыйбыз сезне, Вакыйф Вагыйзович, эшегездә уңышлар телибез!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз