Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Халык тәкъдимнәре үтәлә
2014 елның 12 сентябре, җомга
Халык тәкъдимнәре үтәлә
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев сүзләренә караганда, Арча урамнарын төзекләндерү дәвам итә.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән Арча шәһәрендә үткәрелгән халык җыеннарында шәһәребездә яшәүчеләр урамнарны төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.
Бу аңлашыла да, чөнки шәһәрдә зур тизлек белән социаль объектлар, күп фатирлы йортлар төзелә, яңа микрорайоннар, урамнар барлыкка килә. Үзеннән–үзе урамнарны төзекләндерү мәсьәләсе алга килеп баса. Элеккеге урамнарны төзекләндерү, тузган юлларны яңарту мәсьәләләре дә даими рәвештә хәл итүне сорый. Арчада урамнарны төзекләндерү шәһәрнең иң төп проблемаларының берсе булып тора.
Арчада халык җыеннарында әйтелгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча нәрсәләр эшләнә соң? Казаннан килгән бер төркем телевидение журналистларын да шушы сорау кызыксындырды.
Без килгәндә Арчаның шәрыкъ өлешендәге Космонавтлар урамында тулы көчкә эш бара иде. Балтач районара юллар системасы эшчеләре урамга асфальт җәя.
— Юл бик нык тузган иде, — дип сөйли шушы урамда яшәүче Рәвис Сафин. — Җәяүлеләргә, машина белән йөрүчеләргә чокыр–чакырлы юлдан хәрәкәт итүе кыен булды. Бу юлны бик көттек инде без. Рәхмәт, район җитәкчелегенә, юлчыларга, күргәнегезчә, урамыбызга нинди тигез, нык асфальт түшәлә. Бик куанабыз без моңа.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев журналистларның сорауларына җавап бирде.
— Халык җыеннарында әйтелгән тәкъдимнәр буенча Арча шәһәрендә урам-юл челтәрен төзекләндерү буенча иң мөһим эшләрнең планы төзелде. Ул тормышка ашырыла башлады, — дип сөйләде Рафил Исмәгыйлев. — Халык соравы, тәкъдим-нәрен истә тотып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, шәһәрне төзекләндерәбез. Быел шәрыкъ өлешендә Н. Сафин, ВЛКСМның 70 еллыгы урамнарына асфальт түшәдек. Космонавтлар урамына асфальт жәябез менә. Урамнар төзекләндерелгәч, яңа автобус маршрутлары ачу өчен дә мөмкинлекләр туа. Юллар дәүләт программалары нигезендә төзелә, яңартыла. Халыкны чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә дә билгеле күләмдә эш алып барыла. Арча станциясендә яңа кое скважинасы эшләнде. 3–4 ел эчендә бу мәсьәләне тулысы белән хәл итеп бетерербез, дип уйлыйм. Балалар мәйданчыкларын, тротуарларны төзү дәвам итә. Шәһәргә зур, заманча мәдәният үзәге дә кирәк.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз