Бәрәңге үстерүдә алгарыш

2014 елның 12 сентябре, җомга
Бәрәңге үстерүдә алгарыш
11 сентябрьдә Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Кырлай”, “Северный” һәм “Ватан” хуҗалыкларында булды.
Ул “Кырлай” ширкәтендә бәрәңге игү технологиясе белән кызыксынды, бәрәңге саклау урыннарын карады, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште. Әлеге хуҗалыкта 20 мең тоннага исәпләнгән саклау урыннары төзелә. Бәрәңге мәйданнары 1000 гектардан артып китәчәк.
Район башлыгы бу хуҗалыкта булганнан соң, монда ирешелгәннәрне районда бик зур алгарыш дип бәяләде. Ул шулай ук басуда эшләгән комбайннар янында булды, аларның җитештерүчәнлеге белән кызыксынды.
Район башлыгы “Северный” һәм “Ватан” хуҗалыкларында иген басуларында, ындыр табакларында булды. Әлеге хуҗалыкларда урып–җыю соңгы гектарларда бара, башка кыр эшләре дә оешкан төстә үткәрелә. Алмас Назиров әлеге хуҗалыклар хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде, аларга уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International