Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Без синең белән, Ясминә
2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Без синең белән, Ясминә
Беркөн көтмәгәндә өйгә якын туганым килеп керде. Күренеп тора, бик борчулы. Ни булганы белән кызыксынырга да өлгермәдем, елап җибәрде.
— Ике яшьлек оныгыбызда яман чир таптылар. Аны я Германиядә, я Израильдә генә дәвалап була, диделәр. Моның өчен 16 миллионнан артыграк акча кирәк. Фатир, машиналарны сатып та яртысын гына туплый алдык. Газета аша халыкка мөрәҗәгать итсәк, ярдәм кулы сузмаслар микән, — диде ул уңайсызланып кына.
Розалия һәм Рафаэль Мөхәммәтҗановларны мин яхшы беләм. Туган буларак кына түгел, кеше буларак та. Алар үз көчләре белән мал табып, читләр байлыгына кызыкмыйча, булганның кадерен белеп яшәргә күнеккән. Юк икән—юк. Башка юлын табалар, әмма бервакытта да соранып йөрмиләр. Димәк, бу юлы, чыннан да, хәл мөшкел.
— Борчылма, тынычлан әле. Хәзер кеше үзгәрде, кырысланды, дисәк тә, изгелеген югалтмады. Һичшиксез, ярдәм кулы сузачаклар. Гомере бетмәгән булса, оныгың да сәламәтләнер, Алла боерса, — дип тынычландырырга тырыштым.
Шулай дисәм дә, икеләнеп куйдым. Андыйлар күп бит хәзер, барысына булышырга берәүнең дә төпсез сандыгы юк. Тик юкка борчылган булып чыктым. “Арча” радиосы аша хәбәр бирү белән ярдәм кулы сузарга теләүчеләр шалтырата башлаган. Газета битендә белдерү чыккач, аларның саны тагын да арткан.
— Оныгыбызның авырып китүе ураза вакытына туры килде. Шунлыктан фитыр сәдакаларын бик күп кеше безгә китерде. Капкабыз ул көннәрдә ябылып та тормады. Бу кече күңелле, сабыйны сәламәтләндерү өчен соң-гы акчаларын да бирергә әзер торган кешеләргә нинди рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек. Тирәбездә яхшы кешеләр нинди күп икән бит! — диде Розалия ханым аларга тойгыларын, хисләрен ничек җиткерергә белмичә.— Оешмалар да бик зур ярдәм күрсәтте. Арча педагогика көллияте, “АСПК” акционерлык җәмгыяте, Арча сөт комбинаты, “Арча МСОсы” шир-кәте, “Гарәфиева” шәхси предприятиесе, “Бәләкәч” балалар бакчасы, икенче урта мәктәпнең тугызынчы кадетлар сыйныфы, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе, “Арча” телерадиокомпаниясе, хәрби комиссариат, хәрби хезмәт ветераннарына һәм башка оешмалар җи-тәкчеләре, коллективлары-на, туганнарга, дусларга, күршеләргә, сабыйның язмышына битараф калмаган барлык киң күңелле кешеләргә чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Әйе, ул көннәрдә бар кеше шул бала өчен янып яшәде, диярсең. Минем кызыма ошаган дип бер белмәгән ханым зур суммада акча күчергән, икенчесе Мәскәүдә арзан гына бәядән фатирга керткән, Татарстанның танылган эстрада артистлары хәйрия концерты оештырган. Һәркем үзеннән кечкенә генә булса да өлеш кертергә тырышкан. Менә шуннан соң заман халыкны кырысландырды, кеше кайгысына ваемсызландырды, диген. Шундый пакь күңелле, саф йөрәкле асыл затлар белән тормыш ямьле дә инде. Рәхмәт сезгә, кешеләр.
Ә Ясминә хәзерге вакытта Мәскәүдә дәвалану курслары — химиотерапиянең беренче этабын уза. Чит илгә үк чыгып китә алмадылар. “Вакыт тар, соңга калуыгыз бар”, — диделәр. Сабый янында көн–төн әти–әнисе. Йөрәкләре күңел парәләре өчен әрнесә дә, тешне кысып түзәләр, төшенкелеккә бирелмиләр. Аллаһы Тәгалә аларга бетмәс–төкәнмәс сабырлыклар биргәндер, күрәсең. Хәзер бар өмет табибларда. Эшләре уңышлы барсын да, тырышлыклары бушка гына булмасын иде. Ясминәбез дә сәламәтләнеп чыксын. Бу якты, матур дөньяда әле ике ел гына яшәргә өлгергән нәни кызчыкка озын гомер насыйп булсын.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз