Үткәннәр ни сөйли

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Үткәннәр ни сөйли
Архивны күтәрсәң, кызыклы материалларга тап буласың. 1941–1950 елларны гына алыйк. Киштәләрдә сакланган һәр эш кызыклы романны хәтерләтә, укый башласаң, алардан аерылып булмый.
1941 елдагы суд хөкемен укыйк: “Элеккеге кулак, беркайда да эшләмәүче гр. Н. спекуляция белән шөгыльләнә. Йон сатып алып, аннан киез итекләр, сапогилар эшләгән һәм аларны кыйммәт бәягә саткан. К.га бер парын 80 сумга, Н.га ике пар аяк киемен 80 сумга һәм 50 сумга саткан. Аяк киемнәрен сату өчен Казанга да барган. Теләче базарыннан 300 сумга тана сатып алган, аны сыер итеп шактый вакыт асраганнан соң, С.га 540 сумга саткан. 700 сумга сатып алынган сыерны берәүгә кыйммәт бәягә җибәргән. Патефонны 160 сумга алган, 220 сумга озаткан, велосипедны 150 сумга алган, 250 сумга саткан.
Суд хөкем чыгарганда Н.ның бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавын, хуҗалыгында зур күләмдә мал-мөлкәт булуын искә ала. Гр. Н. 2 елга барлык хокуклардан читләштерелеп, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә”.
Менә тагын шул ук елдагы икенче бер суд хөкеме. “Гр. К. хезмәт вазыйфаларыннан аңлы рәвештә читләшкәне һәм колхозчылар арасында илне саклау эше белән бәйле хөкүмәт чараларына каршы агитация алып барганы өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Әлеге җәзаны үтәгәннән соң да ул 3 ел сәяси һәм сайлау хокукларыннан читләштерелгән”.
Гражданлык эшләренә килгәндә, балаларны тәрбияләү өчен алимент эзләү, аталыкны билгеләү турындагы суд карарлары күп. Сугыштан соңгы елларда мирасны бүлү, варислыкны тану, йортны кире кайтару турында бәхәсләр чыккан.
Авыр заманнарда да судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләре эшләренә җаваплы карап, барлык материалларны да теркәп, хәсиятләп саклаганнар.
Кызык, 50, 100 ел үткәч, безнең көннәрдәге архив киләчәк буында нинди фикерләр тудырыр икән.
Алия МӨХӘММӘДИЕВА,
район суды матбугат секретаре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International