Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Урынсыз геройлык
2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Урынсыз геройлык
ЮХИДИ идарәсе 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр “Игътибар, балалар!” акциясе үткәрә. Бу көннәрдә юлларда, бигрәк тә балалар күп йөргән урыннарда контроль аеруча каты. Моннан тыш ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә төрле профилактик чаралар оештырыла.
— Җәйге каникул вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерү өчен кирәк ул. Балалар гына түгел, ата–аналар да кайчак бу хакта онытып җибәрә, — ди ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җи-тәкчесе Илдар Нотфуллин. — Соңгы бер ай эчендә генә дә балаларны йөртү өчен махсус кресло кулланмаган 31 кешегә беркетмә төзелеп, 3әр мең сум штраф салынды. Ә өлкәннәр үзләре нинди үрнәк күрсәтә? 6 августтан бүгенге көнгә кадәр 155 транспорт белән идарә итүче куркынычсызлык каешы такмаган өчен 1000әр сум штрафка тартылды. Балалар катнашында 2 юл–транспорт һәлакәте булды.
23 августта көндез Сеҗе ягыннан кызу тизлек белән килгән “Ока” машинасы идарәне югалта һәм Сарай–Чокырча күпере янында каршы як полосага чыгып юл кырыена ава. Нәтиҗәдә, рульдәге хатын–кыз һәм баласы тән җәрәхәтләре ала. 10 сентябрьдә Арча–Яңа Кенәр юлында (Югары Бирәзә белән Өчиле арасында) “Калина” машинасы трактор арбасы артына килеп керә. Анда да рульдә хатын–кыз була. Үзенә дә, яшь баласына да зыян килә. Баланы утыртып юлга чыккансың икән, сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан август башыннан алып 5 рейд үткәрелгән. Шуларда барлыгы 972 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары, 103 вак юл–транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 авария кешеләр зыян күрү белән тәмамланган. Шунысы кызык, бу юлы җәяүлеләргә юл бирмәүчеләргә караганда кагыйдә бозган җәяүлеләр күбрәк. Монысы светофорга күнегеп бетә алмау нәтиҗәсе, күрәсең. Кызыл утка чыгучы 41 җәяүлегә 500әр сум штраф салынган инде. Машинаның алгы ян тәрәзәләрен каралту очраклары да ешаеп киткән. Алар күз күремен киметә, димәк, транспорт белән идарә итүченең үзенә генә начар. Шул хакта онытмасыннар иде. Аннан яшьләр арасында хәзер завод эшләп чыгарган конструкцияне бозып, машинаны түбәнәйтү модага кереп китте. Бу юлларда аварияләргә китерергә мөмкин.
— Сентябрь башында кергән яңалык буенча, юлда түбәнәйтелгән машиналар туктатылып, автостоянкага куела, теркәлү талоны да гамәлдән чыгарыла. ГОСТ таләпләренә килерлек итеп эшләп бетергәнче машина техник теркәлү үтә алмаячак, — ди Илдар Нотфуллин.
Бу чорда исерек килеш руль артына утырган 27 кеше тоткарланган.12 августта машина йөртү таныклыгы булмый торып та исерек килеш юлга чыккан берсе юл һаләкәтенә тарыган. Машинасы да үзенеке булмаган. Рөхсәт биргән хуҗасына хәзер зур суммада штраф түләргә туры киләчәк. Исерек килеш руль артына утырмаска кирәклеге турында күпме сүз алып барылса да, аларның саны кимеми. Бу очракта геройлыкның юньлегә илтмәячәге көн кебек ачык.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз