Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тавышы гөрләп менә тамырдан
2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Тавышы гөрләп менә тамырдан
Сибгат Хәким “Ни сөйли урман” шигырендә болай дип язган:
Көндез керсәң, шаулый горурланып,
Тавышы гөрләп менә тамырдан...
Чыннан да, урман тамырларга үтеп керердәй сихри бер тарту көченә ия. Ул халәтне аңлатуы кыен, ә менә урманнарны саклаучыларның, аның байлыгыннан файдалана һәм шуны арттыра белүчеләрнең хезмәтен бәяләп була.
Ел саен Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесе урманчылар ярышы үткәрә. Быел да булды ул. Көн кояшлы, бик матур иде. Сурнар, Тукай, Балтач урман участоклары, Яңа Кенәр җитештерү участогы урманчылары үзләренең хезмәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен сынады. Нинди агачны кисәргә ярый, яшь үсентене кайчан урманга күчереп утыртырга, штабельгә салынган яки билгеле бер тәртип белән өеп куелган утын ничә куб. метр тәшкил итә, кул пычкысы белән агачны күпме вакытта кисү, атны туарып җигү, орлык, яфракларның нинди агачныкы икән-леген белү, бөҗәкләрнең исемнәрен әйтү, кече калибр-лы мылтыктан ату, җиргә утыртып куйган бүкәннәрне сызык буенча моторлы пычкы белән тиз һәм дөрес итеп кисү, багана утырту — бирем-нәр әнә шундый иде. Ярышлар әйбәт оештырылды, урманчылар һәр биремне тырышып башкарды, шаян сүзләр белән бер–берсенә төрттереп алулар ярышларны күңеллеләтеп җибәрде.
— Карганың күзенә тидерәм дип мактанасың, әйдә күрсәт осталыгыңны!
— Ат күргәнең бармы соң синең? Аллага тапшырдык, ничек җигәрсең икән...
— Агачны кисәргә дигәндә бездән була, үстерергә дә өйрәнәсе иде!
Наратлыдан ветеран урманчы Басыйр Шәяхмәтов үз аты белән килгән иде.
— 1978 елдан урман кистем, — дип сөйли ул. — Соң-гы 7 елда урманчы хезмәтен башкардым. Киселгән агачны ат белән тарттырыр идек. Урман эше бик авыр. Аннан да авыры юк. Хәзер алмашка куәтле техникалар килде.
Басыйр аганың аты акыллы икән. Ничә кеше туарып җикте үзен, түзде малкай, каршылык күрсәтмәде.
Ат туарып, дөрес итеп җигү бәйгесендә һәркемгә бәяне “Арча урманчылыгы” оешмасы җитәкчесе урынбасары Әнәс Закиров биреп торды.
— Ат җигүнең нечкәлекләрен каян шулкадәр оста беләсез? — дип сорыйм.
— Үзем атлар тоттым, хәтта чабышкыларны, — дип җавап бирде ул. — Урманчылыкта ат җигеп эшләдем. Әле дә урманчылыкта техника керә, башкара алмый торган эшләрдә атсыз булмый.
Ярышта беренче урынны алган Балтач урман участогыннан Равил Низамов белән сөйләшәбез.
— Мин үзем Каргалы авылында яшим. 15 ел инде менә урман хуҗалыгында, — дип сөйли ул. — Урманда эшләү өчен ат бик җайлы, бигрәк тә кышын. Атны электән тотам. Төп эш безнең урманны саклап тоту, яшь үсентеләр үстерү, киселергә тиешлеләрне ачыклау. Менә әле Казаннан килгән урманга бәя бирүче экспедиция белән өч көн йөрдем. Урман тыгызлыгына әйбәт бәя бирделәр. Димәк, участокка кисәргә керергә ярый. Урман бетә, дигән сүз дөрес түгел. Аны гел яшәртеп, яңаларын утыртып торабыз.
— “Арча урманчылыгы” дәүләт учреждениесендә барысы 32 мең гектар урман бар, — дип сөйли җитәк-че Шамил Хәйруллин. — 1 гектарга уртача 5 куб. метр үсеш бара. Һәр елны ул 5 процентка арта.
Яшь белгечләрнең фикерләре белән кызыксынам.
— Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, бишенче ел Сурнар участогында урман мастеры булып эшлим, — дип сөйли Алмаз Хәлиуллин. —Үзем Түбән Пошалымнан. Гел йөрергә кирәк. Урман һәрдаим кайгыртуны таләп итә. Шунсыз ул сыйфатын югалтачак.
— Мондый бәйгеләр кирәк. Онытылганнар искә төшә, башкалар белән аралашасың, тәҗрибә уртаклашасың, яңалыклар туплыйсың, — ди урман хуҗалыгы инженеры Шамил Низаметдинов. — Әти дә, бабай да урманчы минем. Үзем дә, югары белем алып, шушы юлдан киттем.
...Ярышлар тәмам. Бүләкләр урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрә-мендә биреләчәк. Чәй өстәле янында Басыйр Шәяхмәтов тальян гармунын тартып җибәрде. Бик матур җырлый да икән. Аңа кушылып җыр башладылар.
Урман буйларында йөргән
Чакларны сагынырсың шул...
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз