Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Киләчәгебез өчен тавыш бирдек
2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Киләчәгебез өчен тавыш бирдек
Татарстан халкы 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлады.
15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә үткәрел-гән матбугат конферен- циясендә сайлауларның якынча нәтиҗәләре игълан ителде. “Басым ясап әйтәм, хәзерге моментта нәтиҗәләр якынча характерда. Сайлауларның рәсми нәтиҗәләре сайлау йомгакларын раслаганнан һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссия-се беркетмәсенә кул куелганнан соң игълан ителәчәк”, — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин.
14 сентябрьдә 20 сәгатькә республика буенча сайлаучылар саны 2 миллион 889 мең 172 кеше тәшкил иткән. Үз хокукыннан 2 миллион 334 мең 723 сайлаучы файдаланган. 17569 бюллетень, ягъни 0,6 проценты дөрес түгел дип табылган. Татарстанның 36 районында 167 электрон тавыш бирү комплексы кулланып (безнең районда 5 урында) башкарылган, бу мөмкинлектән 48 меңнән артык сайлаучы файдаланган.
Шулай итеп, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда барлык сайлаучыларның 80,81 проценты катнашкан. Сайлаучыларның 12,1 проценты вакытыннан алда тавыш биргән. 2009 елдагы сайлауларда сайлаучыларның 78,40 проценты катнашкан булган.
Бердәм республика округы буенча биш процентлы чикне 2 сайлау берләш-мәсе үткән:
“Бердәм Россия” партия-сенең Татарстандагы төбәк бүлеге — 84,24 процент.
“КПРФ” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге — 5,55 процент.
“Гадел Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге — 3,63 процент.
“ЛДПР”ның Татарстандагы төбәк бүлеге — 2,41 процент.
“Россия коммунистлары” коммунистлар партиясе — 2,40 процент.
Татарстан Республикасының “Родная партиясе” — 0,58 процент.
“Родина” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге — 0,44 процент.
Бер мандатлы округлар буенча “Бердәм Россия” партиясе күрсәткән 36 кандидат җиңү яулады, “ЛДПР”дан бер вәкил һәм 13 үз–үзен күрсәтүче. Дәүләт Советының яңа составында өч сәяси партия вәкилләре булачак. “Партия исемлекләре буенча сайланган 50 депутатның 47сен “Бердәм Россия”, 3сен “КПРФ” алыр дип көтелә, — диде Әгъзәм Гобәйдуллин. — Миндә бернинди шик юк: сайлаулар ачык, көндәшле, чиста үтте”.
Арча районы буенча сайлауларда 38433 кеше (райондагы барлык сайлаучыларның 97,24 проценты) катнашты. Бер мандатлы Арча сайлау округы (Арча һәм Әтнә районнары керә) буенча сайлауларда 48794 кеше (округ буенча сайлаучылар саныннан 97,72 процент) катнашты.
“Бердәм Россия” партия-сенең Татарстандагы төбәк бүлеге — 96,44, Россия Федерациясе коммунистлар партиясе — 2,50, “Гадел Россия” партиясенең төбәк бүлеге — 0,39, “ЛДПР”ның Татарстандагы төбәк бүлеге — 0,27, “Россия коммунист-лары” коммунистлар пар-тиясе — 0,22, “Родина” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге — 0,05, Татарстан Республикасының “Родная партиясе” — 0,04 процент тавыш җыйды.
Арча районы буенча Закиров Ринат Зинур улы өчен сайлаучыларның — 95,27, Касимов Әдеһәм Нәҗип улы өчен —2,93, Низаметдинов Илһам Борһан улы өчен — 1,33, Шәфигуллина Рината Марс кызы өчен 0,37 процент тавыш бирде.
Бер мандатлы 46 номерлы Арча сайлау округы (Арча һәм Әтнә районнары) буенча Закиров Ринат Зинур улы — 95,87, Касимов Әдеһәм Нәҗип улы — 2,51, Низаметдинов Илһам Бор-һан улы — 1,16, Шәфигуллина Рината Марс кызы 0,37 процент тавыш җыйды.
Күргәнебезчә, быелгы сайлаулар сайлаучыларның активлыгы, “Бердәм Россия” партиясе һәм ул күрсәткән кандидатларның ышанычлы җиңүе белән аерылып тора.
Республиканың тотрыклы социаль–икътисадый үсеше, республика уңышларының гомуми танылуы, ил Президенты Владимир Путинның Татарстанның элекке һәм хәзерге җитәкчелеге эшен халык алдында уңай бәяләве — болар барысы да республика властена ышаныч тудыра. Һәр сайлау татарстанлылар өчен Татарстанда үткәрелә торган курсны яклау формасы да ул.
Республикада яшәүчеләр милләтләр арасында тынычлык һәм диннәр арасында килешүчәнлекне, бердәмлекне сакларга омтылалар һәм, сайлауларда катнашып, әлеге омтылышны актив күрсәтәләр.
Татарстан — илебез төбәкләре арасында лидер. Патриотлык һәм горурлык хисләре, Татарстанның аерым миссиясе булуын тою гражданлык позициясен тагын да ачыграк күрсәтергә һәм республика язмышы өчен җаваплылыкны арттыруга өстәмә көч бирә.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча моңарчы күрелмәгән ачык сайлау кампаниясе үткәрде. Сайлау кампаниясе чорында уздырылган халык җыеннарында кешеләр үз шәһәрләрен, авылларын, урамнарын үстерү буенча конкрет тәкъдимнәр белән килделәр. Мондый җыеннар безнең районда да активлык белән үтте, халык тәкъдимнәренең күпмедер өлеше тормышка ашырылды да инде. Бу тәкъдим-нәрнең күбесе партиянең яңа программаларына нигез итеп алынды.
Болар бар да халыкның бергәләп эшләргә әзер булуын, аның властька ышануын һәм, иң мөһиме, кешеләр фикере, тавышы чыннан да Татарстанның үсешенә йогынты ясый торган мөһим фактор икәненә инануын күрсәтә.
Кандидатлар исемлеге башында Президент үзе торды, сайлаучылар аны хөрмәт итүләрен һәм аңа ышануларын тагын бер тапкыр расладылар. Рөстәм Миңнеханов арчалылар өчен аеруча якын, ул, безнең районда җитәкче урыннарда эшләп, аның үсешенә өлеш керткән кеше. Арча шәһәрендә беренче мәчетне төзетте, бик күп игелекле эшләр башкарды, сүзе эштән аерылмады.
Соңгы елларда республикада тормышка ашырыла торган программалар районыбыз авылларының, шәһәребезнең йөзен үзгәртте, кешеләрнең тормыш шартлары елдан–ел яхшыра. Быел гына да Пөшәңгәрдә клуб, Наласада һәм Айванда яңа медпунктлар, Яңа Кенәрдә ветеринария пункты, Сикертәндә полиция участок инспекторы өчен эш урыны белән берләштерелгән йорт, социаль ипотека, ятим балалар, күп балалы гаиләләр, тузган торакны бетерү программалары буенча фатирлар файдалануга тапшырылды, Сәрдәбаш, Югары, Урта, Түбән Курса авылларына асфальт юллар салынды, дүрт мәктәп ныклап төзекләндерелде һ.б.
— Без сайлауларны көтеп алабыз, мондый көнне ничек өйдә утырасың инде? — диләр Наласа авылында яшәүче Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар. — Җитәкчеләребезгә рәхмәт, быел авылда яңа медпункт ачылды, урамнарыбызга вак таш җәелде. Киләсе елларда урта мәктәбебезне, мәдә-ният йортын ныклап төзек-ләндерергә вәгъдә итәләр.
Айван авылында яшәүче Альмира Гатауллинаны тыңлап карыйк:
— Безнең төбәк халкы өчен соңгы елларда куанычлы вакыйгалар булып кына тора. Яңа мәдәни–спорт үзәге (аны ачуда Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты), медпункт сафка басты. Быел урта мәктәп ныклап төзекләндерелде, спорт мәйданчыгы төзелде. Сайлаучылар менә шуларны искә ала–ала тавыш бирде. Бездә сайлаулар чын бәйрәм кебек. 84 яшьлек Тәвилә Кәримуллина: “Аякларым йөреп торганда бәйрәмнән калмыйм әле, яңалыкларны да күреп кайтасым бар”, — дип участокта сайлады.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз