Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кызамык белән авырмагыз
2014 елның 20 сентябре, шимбә
Кызамык белән авырмагыз
Әңгәмәдәшебез — “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Арча бүлеге мөдире Илдар ШӘЙХЕТДИНОВ.
— Илдар Фәләхетдинович, Россиядә кызамык чире күпләп баш калкыткан төбәкләр һәм чит илләр бар. Татарстанда да килеп чыккалый ул. Безнең районда хәл ничегрәк тора?
— Соңгы елларда безнең районда кызамык белән авыру очракларының булганы юк. Әмма республикада, аерым алганда, Питрәч, Яшел Үзән, Апас, Балтач, Саба районнарында кызамык белән чирләүчеләр булгалады.
— Кызамыкның нинди чир икәнен аңлатып үтсәгез иде.
— Кызамык — йогышлы куркыныч чир. Вируслы инфекцияне йоктырган кеше йөткерә башлый, аңа томау төшә, температурасы 38 градуска кадәр һәм аннан да югарыга күтәрелә. 4–5нче көндә тәнгә тимгелле кабырчыклар чыга.
— Ә нинди юл белән йога ул?
— Авыру йөткергән, төчкергән вакытта башкаларга йогарга мөмкин. Бигрәк тә чирнең 4–5нче көненә кадәрге чор якын–тирәдәгеләргә куркыныч.
— Организм өчен нинди зыяны бар?
— Кызамык хәтта үлемгә, гариплеккә китерергә мөмкин. Бигрәк тә кече яшь-тәге балалар арасында. Үзәк нерв системасы, ашказаны–эчәкләр юлында, сулыш алу системасында өзлегүләр күзәтелүе ихтимал.
— Кызамык гадәттә кемнәргә йога?
— Вируслы инфекция бу йогышлы чир белән авырмаган һәм прививка ясатмау-чыларга йога.
— Кызамыкка каршы торучанлыкны ничек ныгытырга?
— Кызамыкка каршы иммунитет әлеге чир белән авыручыларда һәм прививка ясатучыларда барлыкка килә. Кабатлап әйтәм, кызамыкка каршы бердәнбер чара — прививка ясату!
— Прививка ясату тәртибен дә аңлатып үтсәгез иде.
— Кызамыкка каршы беренче прививка балага 12 ай тулгач һәм икенчесе 6 яшьтә ясала. Өченчесе 15–17 яшьләрдә үткәрелә һәм зурларда 35 яшькә кадәр башкарыла. Элек прививка ясатмаучыларга, бу процедура үткәрелгәнме–юкмы икәнлекне белмәүчеләргә (әгәр дә бу чир белән авырмасалар) кимендә 3 ай ара белән вакцина ясала. Элек бер тапкыр гына прививка ясатучыларга да кимендә 3 ай ара белән вакцина үткәрелә.
— Авырып, кызамык түгелме икән бу дигән шик төшсә, нишләргә?
— Кичекмәстән авыруны аерым бүлмәгә күчерергә һәм табиб чакыртырга кирәк. Авыруга да һәм үзеңә дә битлек кияргә киңәш ителә.
— Әти–әниләргә әйтер сүзегез бармы?
— Баласына кызамыкка каршы прививка ясатудан баш тарткан әти–әниләр үз баласының тормышын куркыныч астына куя.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз