Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эт тешләсә, җәза бармы?
2014 елның 20 сентябре, шимбә
Эт тешләсә, җәза бармы?
Эт –– кешенең дусты, диләр. Һәрвакыт микән? Эт ябышкан, эт талаган, дигән хәбәрләр еш ишетелеп тора. Дөрес, кешеләр кебек үк этләрнең дә төрлесе була. Урамда хуҗасыз, кыш көннәрендә бер кабым ризык табарга тилмереп йөргәннәре күпме? Аннан усал булсыннар, куркытып торсыннар, дип этләрне махсус өйрәтәләр, бәйдә тоталар. Хайван түгел, хуҗасы күбрәк гаепле монда.
Кайбер дүртаяклы дуслар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр сүз-ләренә караганда, урамнарда хуҗасыз йөргән этләр түгел, ә бәйдән ычкындырылган хуҗалы этләр күбрәк кешеләргә ташлана икән. Арча станциясенең Чулпан урамында да 3 сентябрь көнне шундый хәл булган. Кичке тугызынчы яртылар тирәсендә дусларыннан кайтып күршесенә керергә барган Геннадий Ибалаковның юлын бозау кадәр зурлыкта токымлы эт, бүре эте (волкодав), бүлә һәм аңыша да алмый калган ир–атның өстенә сикереп, авызын каерып та алмаслык итеп кулын тешли. Геннадий бер кулы белән аның муенындагы каешына, икенчесе белән тиресенә ябыша.
—Ул мине, секунд эчендә бәреп егып, үз астына бөкләп тә салды. Аннан соң ни булганын хәтерләмим. Артымда, каян килеп чыккандыр, бер яшь кыз пәйда булганын гына күреп калдым. Шулай да кулларымны җибәрмәгәнмен. Югыйсә, эт я минем бугазны чәйнәп өзгән, я теге кызга барып ябышкан булыр иде. Кызның кычкырган тавышына күршеләр чыкты. Берсе торба белән этнең башына суккан. Тегесе шуннан соң гына минем кулны җибәрде, бераз аңгыраеп басып торды да чабып китеп барды. Кулдан шыбырдап кан ага, асылынып торган ит кисәге астыннан сөякләргә кадәр күренеп тора иде. Мине ашыгыч ярдәм машинасы белән (күршеләр чакырткан) хастаханәгә озаттылар,— ди Г.Ибалаков.
Геннадий белән без Арча үзәк хастаханәсендә очраштык. Хирургия бүлегендә дәвалана ул. Кулына операция булган. Эт тешләгәннән 40 укол кадаячаклар, ди. Сөйли–сөйли дә, туктап калып, тамак төбенә тыгылган төерне йотып җибәрә. Зур, таза гәүдәле, әзмәвердәй ир–атның менә–менә елап җибәрергә әзер торганын күреп тә аның нинди тетрәнү кичергәнен аңларга була.
— Яшәү дәверендә төрле хәлләргә дучар булырга туры килде, — ди Геннадий. — Хезмәт иткәндә хәрби объектта җитди авария булды. Аннан тормыш үзе дә зур сынаулардан тора. Әмма моның кадәр тетрәү кичергәнем юк иде.
— Полициягә хәбәр итмәдегезме соң? Муенында каешы булгач, ияле эт булып чыга һәм аның өчен кемдер җавап бирергә тиеш бит?
— Күрше полициягә шалтыраткан. Хәзер мин күпме вакыт эшкә чыга алмыйм, даруларга никадәр акча кирәк. Кем каршына барырга? Кемнән ярдәм сорарга? — ди Геннадий яңадан күз яшьләренә буылып.
Һәрхәлдә, ул эт әллә кайлардан килмәгән, шул тирәдә генә яши. Шундый эт асрыйсы килә икән, асрасын, тик тирә–юнендәге кешеләр турында да онытмасын. Йорт хайваннары тоту турындагы кагыйдә буенча бәйдән ычкындырган очракта андый зур, токымлы этләрнең авызлыгы, муенчагы булырга тиеш. Аннан ни өчен әле ул урамда хуҗасыз йөри? Ярый, бу юлы каршына көчле ир–ат очраган. Хәтта ул да югалып калган. Бала–чага, хатын–кыз булса, урынында ук чәйнәп өзгән булыр иде бит. Монда сүз кеше тормышы турында бара. Уйланырлык урын бар.
— Эчке эшләр бүлегенең дежур частена телефон ашамы, язмачамы хәбәр керү белән полиция хезмәткәре аңа шунда ук илтифат итәргә, урынга чыгып фактны билгеләргә, зыян күрүче, шулай ук шаһитлар белән аралашырга, бу очракта этнең хуҗасын табарга тиеш. Аннан ни өчен бәйдә торган этенең муенчаксыз һәм авызлыксыз урамда йөрүен ачыклап, беркетмә төзелә, шуның нигезендә ул административ җаваплылыкка тартыла, — диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Ирек Габидуллин һәм шунда ук участок уполномоченные Руслан Зариповка бу эшне җиренә җиткереп тикшерергә кушты.
— Гражданнардан гариза алып чара күрү — полиция хезмәткәрләренең бурычы. Алар бервакытта да кире борырга тиеш түгел. Андый очракта турыдан–туры безгә, прокуратурага, килергә кирәк, — диде прокурор урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов.
Ә чынлыкта, кешене эт талаган очракта, закон нигезендә, аның хуҗасына берәр чара күреләме? Интернетта эзләнә башладым һәм бер зур тәҗрибәле юристның җавабына игьтибар иттем. “Хуҗасы өстереп түгел, эт үзе уйламаганда кешегә ташланса да, хуҗасына җавап бирергә туры киләчәк” — диелгән анда.
— Әйе, дөрес. Бу очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.5.1 маддәсе нигезендә, хуҗасына 5000 сумга кадәр штраф каралган. Эт талау сәбәпле матди яки сәламәтлеккә зыян килгән очракта (иясе ягыннан начар ният булмаган очракта) зыян күрүче чыгымнарны кайтаруны сорап судка гариза бирә ала, — диде Алмаз Сәгыйтьҗанов.
Димәк, яклау табарга була. Геннадий Ибалаковка гариза белән полициягә, кабул итмәсәләр, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай да хуҗасыз этләр дә бик күбәйде. Арчада гына түгел, авылларда да. Үрчегәннән үрчиләр, тынычлыкны бозып, кешеләрне куркытып, өерләре–өерләре белән йөриләр. Алар белән нишләргә? Бу сорау белән без шәһәр башкарма комитеты җи-тәкчесе Рафил Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
— Бу бик проблемалы мәсьәлә. Хайваннарны яклау турындагы Федераль закон нигезендә, этләрне атарга, корал куллану турындагы закон буенча шәһәр, авыл эчләрендә куллану гына түгел, мылтыкны чехолыннан да чыгарырга рөхсәт ителми. Шулай да алдан белдерүләр белән халыкка җиткереп, этләрен ул көннәрдә урамга чыгармауларын сорап, балалар мәктәпкә, халык эшкә бармаган ял көннәрендә генә яз буе этләр аттырдык. Анысын да ошатмаучылар табылды. 5–6 кеше прокуратурага безнең өстән шикаять язды. Дөрес, зур шәһәрләрдә приютлар ясыйлар. Анда да әле хуҗасыз этләр-не асрап ятмыйлар, ә үрчеми торган итеп кире генә җибәрәләр. Бездә андый мөмкинлек юк, — дип җавап бирде ул.
— Мин алай әйтмәс идем, — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе җавабын җиткергәннән соң прокурор урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов. — Хуҗасыз этләрне тоту һәм юк итү өчен республика бюджетыннан акча күчә. Монда полициянең катнашы юк.
— Әйе, бәйсез этләрне тоту өчен республика бюджетыннан 122 200 сум акча керде. Ул район башкарма комитеты карамагында. Иясез хайваннарны тоту хезмәте республикада бер генә. Район башкарма комитеты белән әлеге оешма арасында килешү төзелде. Кайтып иясез этләрне тотарга тиешләр. Арчада гына түгел, авылларда да, — диде район финанс–бюджет палатасы рәисе Зөлфәт Шәрәфетдинов.
Димәк, юлы бар икән бит. Закон нигезендә хайваннарны саклыйк. Әмма монда сүз кеше тормышы турында бара. Анысы бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз