Ярминкәләр сезоны башланды

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Ярминкәләр сезоны башланды
Шушы уңайдан “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахмановның әйтер сүзе бар:
— Россия Федерациясенең “Ветеринария турында”гы законының 21нче маддәсе нигезендә, билгеләнгән тәртиптә ветеринария–санитария экспертизасы үтмәгән терлекчелек һәм кошчылык продуктларын сату тыела, — диде ул. — Ит, сөт продукциясе, бал, терлек белән сату итү өчен билгеләнгән формадагы ветеринария белешмәләре булырга тиеш.
Ветеринария–санитария экспертизасы лаборато-риясе район ветеринария берләшмәсе бинасында урнашкан. Ярминкә көн-нәрендә ул 5 сәгатьтән эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International