Электр исәпләгечләрен урамга чыгару дөресме

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Электр исәпләгечләрен урамга чыгару дөресме
— Чаллы кешеләре (үзләрен шуннан дип әйттеләр) электр исәпләгечен урамга урнаштырып киттеләр, — дип шалтырата Чөмә–Елга авылыннан Фирдия Гафиятова. — Ерактан килгәннәр инде болар дип, чәй дә эчерттем үзләренә. 6 мең сумнан артык акча түләдем. Алар эшне бетереп киткәч кенә, алдандык ахры дигән уй килде башка. Авылдан бер алты хуҗалык электр исәп-ләгечен урамга урнаштырттык. Электр исәпләгече ничек урамда торырга тиеш инде ул? Яңгыры, кары дигәндәй... Берәрсе килеп ватып та китәргә мөмкин. Дөрес, салкында электрны азрак исәпли икән дигән сүз бар үзе.
Арча электр челтәре районы җитәкчесе Нияз Нурмөхәммәтов җавап бирә:
— Безнең моңа бернинди дә катнаш юк. Дөрес, әгәр дә кеше үзе теләп электрчылардан электр исәпләгечен урамга чыгарттыра икән — бу тыелган эш түгел. Яңа төзелгән йортларда электр исәпләгечләр урам якка куела. Алар моны үз акчаларына эшләтә. Безнең предприятие тарафыннан планлы рәвештә исәпләгечләрне урам якка чыгару эше әкренләп бара. Бу хезмәт бушлай башкарыла. Соң-гы вакытта Төбәк–Чокырча авылында, Арчаның Космонавтлар урамында эшләдек без моны. Ә ни өчен кирәк? Ут урлауларга юл куймас һәм исәпләгечтәге күрсәткечләрне карарга җайлы булсын өчен башкарыла бу чара. Исәпләгечләргә урамда яңгырның да, карның да зыяны юк. Өйдә дә, салкын, эсседә дә ул бертөрле эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International