Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алдан аяк киенү зыян итми
2014 елның 20 сентябре, шимбә
Алдан аяк киенү зыян итми
Бүгенге көндә гражданнар оборонасы — сугыш, шулай ук табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә халыкны саклау яки саклауга әзерләнү буенча чаралар системасы. Шуны күздә тотып республика халыкны гадәттән тыш хәлләр зонасыннан эвакуацияләү буенча команда-штаб өйрәнүләре оештырып килә. Алдан хәстәрен күрүнең кирәклеген Украинада булган хәлләр үк раслады.
Команда–штаб өйрәнүләренең чираттагысы Арча районында ике көн дәвамында барды. Районның төрле хезмәт вәкилләре, оешма җитәкчеләре, мәктәп коллективлары сугыш яки гадәттән тыш хәл булган очракта безнең районга эвакуа-цияләнеп кайтучыларны урнаштыру буенча хәзерлекләрен күрсәтте.
Беренче көнне гражданнар оборонасы хезмәтләре белән өйрәнүләр булды. Гадәттән тыш хәл булганда, мәсәлән, бомба төште, ди, алар ни эшләргә тиеш? Монда һәр хезмәтнең үз вазыйфасы. Кемдер медицина ярдәме күрсәтә, икенчесе шәһәрне җимерекләрдән чистарта, су, туклану белән тәэмин итә һәм башкалар.
Икенче көнне өйрәнүләр кабул итү-эвакуация пунктларында дәвам итте. Алар 24 урында — өчесе шәһәрдә, калганнары авыл мәктәпләрендә урнашкан. Арча муниципаль районы эвакуация комиссиясе гадәттән тыш хәл булган очракта безнең районга кайтырга тиешле 162 мең кешене (Арчада 1кешегә — 7, авылларда 14 туры килә) шуларга тарата. Оешмалар кайсы авылга кайтасыларын һәм хәтта кая урнашасыларын алдан белеп тора. Транспорт табып, кабул итү эвакуация пунктларына алып кайтканнан соң, аларны саклау өчен барлык чаралар да күрелергә тиеш. Моның өчен җаваплы кешеләр билгеләнә.
Без тугызынчы номерлы кабул итү–эвакуация пунктында (мәктәптә) яки вакытлыча урнаштыру урынында булдык. Биредә эвакуацияләнеп кайтучыларны каршы алудан башлап аларга хезмәт күрсәтү, урнаштыру, саклау җентекләп уйланылган. Кайтучыларны (ике оешмадан 3715 кеше билгеләнгән) башта теркиләр, мохтаҗларына медицина ярдәме күрсәтәләр, тамак ялгау өчен шунда ук буфет, яшь балалы аналарга махсус бүлмә бар, тәртип сагы да оештырылган. Аннан махсус билгеләнгән кешеләр аларны өйләргә озата. Аларда кем яшәве мөһим түгел. Чөнки хәрби положение законы буенча бу вакытта барлык йортлар да муниципаль район башлыгы карамагына тапшырыла. Бер кешегә 4 квадрат метр исәбеннән (гаилә әгъзаларына да шулай ук) чыгып, йортка ничә кеше керәсе билгеләнә. Ишектә йозак булу да каршылык саналмый. Кибетләрдә сугыш вакытындагы кебек талон системасы белән азык–төлек бирелә. Һава тревогасы булган очракта эвакуация-ләнеп кайтучыларның барысы да сыеп бетәрлек һәм бомба төшеп күмеп киткән очракта казып алганчы өч көнгә җитәрлек азык, су, башка иң мөһим әйберләр белән подвал да булырга тиеш. Бу чорда район үзәгендәге эвакуация комиссиясе даими элемтәдә булып, аларны контрольдә тота.
Казаннан килгән белгечләр һәр кабул итү–эвакуация пунктында булдылар, аларның әзерлекләрен тикшерделәр, аңлаттылар, киңәшләрен бирделәр, бәя куйдылар. Команда–штаб өйрәнүләренең йомгаклау өлешендә арчалыларның бу өлкәдә әзерлекләренә нәтиҗә чыгардылар, канәгатьләнерлек дип таптылар.
Сүз дә юк, алдан аяк киенеп кую бервакытта да зыян итми. Әмма сугышлар, башка төрле гадәттән тыш хәлләр булмасын, мондый әзерлекләрнең кирәге чыкмасын иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз