Әти–әниләрдән акча алмаска

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Әти–әниләрдән акча алмаска
2012 елның 29 декабрендә чыккан “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законның (№273) 9нчы маддәсе нигезендә муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары вәкаләтенә мәгариф өлкәсендә бушлай мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме бирүне оештыру, аларда балаларны карау, тәрбияләү һәм укыту буенча шартлар тудыру, мәгариф учрежде-ниеләре биналары һәм корылмалары, террито-рияләре сакланышын тәэмин итү керә.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм мәк-тәпләрдә укучы балаларның әти–әниләреннән учреждениене саклау, матди–техник яктан тәэмин итү, төзекләндерү, китаплар алу өчен акча алу гражданнарның бушлай белем алу хокукларын боза.
Мондый хәлләргә юл куярга ярамый. Әгәр дә әти–әниләрдән акча җыю очраклары була икән, кичекмәстән прокуратурага хәбәр итегез. Адрес: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1нче йорт. Телефоннар: 3–21–80, 3–10–80. Электрон адрес: ars.prok@tatar.ru
Рамил ЙОСЫПОВ,
прокурор ярдәмчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International