46 номерлы бер мандатлы Арча сайлау округы территория (округ) сайлау комиссиясе карары №43 15 сентябрь 2014 ел

2014 елның 20 сентябре, шимбә
46 номерлы бер мандатлы Арча сайлау округы территория (округ) сайлау комиссиясе карары №43 15 сентябрь 2014 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 46 номерлы бер мандатлы Арча сайлау округыннан сайланган депутатны теркәү турында
Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 92нче маддәсе, 100нче маддәсенең 4нче өлеше һәм Татарстан Республикасы Арча районы территория (округ) сайлау комиссиясенең бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 46 номерлы бер мандатлы Арча сайлау округыннан депутат сайлау нәтиҗәләре турындагы беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Арча район территория (округ) сайлау комиссиясе карар бирә:
1. 46 номерлы бер мандатлы Арча сайлау округыннан сайланган бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Закиров Ринат Зинур улын теркәргә.
2. Теркәлгән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Закиров Ринат Зинур улына сайлану турында таныклык тапшырырга.
3. Әлеге карарны “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиаллары “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) һәм “Әтнә таңы” (“Атнинская заря”) газеталарында бастырырга.
Территория (округ) сайлау комиссиясе рәисе
Б.И.КАДЫЙРОВ
Территория (округ) сайлау комиссиясе секретаре Э.М.ФӘЙЗРАХМАНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International