Балык хуҗалыгында

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Балык хуҗалыгында
Татарстан үзендә җитештерелгән продукция белән үзен–үзе тәэмин итә ала торган республика. Кичә бер төркем Казан журналистлары “Арча балык хуҗалыгы” ширкәтендә дәүләт программасының ничек тормышка ашырылуы белән танышты.
Журналистларны “Арча балык хуҗалыгы” ширкәте җи-тәкчесе Дамир Шакиров каршы алды һәм озатып йөрде. Иң элек балык буалары белән таныштык. Алар барысы унбер, 524 гектар тәшкил итә. Казансу елгасы буенда урнашкан күлләр Казансу һәм Кесмәс елгаларыннан агып кергән су белән тәэмин ителәләр. Күлләр балыкка гына түгел, кош–кортка да бай. Анда йөзгән үрдәкләр, очкан акчарлак, челәннәр үзе бер гүзәл манзара. Балыкчыларга шушы табигать кочагында, гүзәллектә эшлисе дә эшлисе генә.
— Хезмәт хакы аз булганлыктан һәм ул вакытында бирелмәгәнлектән эшчеләрнең шактые киткән, — дип сөйли биредә 4 кенә ай эшләүче җитәкче Дамир Шакиров. — Хезмәткә түләү тарифларын яңадан карап, хезмәт хакын арттырдык. Коллективны яңадан тупладык. Эштә өзеклек булганы юк.
Күлләрдә карп, киңмаңгай һәм ак амур балыклары үстерелә. 2–3 көнлек балык личинкаларын Башкортстан һәм Удмуртия Республикаларыннан алып кайталар. Алар алдан әзерләнгән үстерү күлләренә җибәрелә. Личинкаларны үстерүнең аерым технологиясе бар. Буага микроорганизмнар үрчер өчен ат тиресе, микроүсемлекләрне тукландырыр өчен катлаулы минерал ашлама салына. 15–20 көнлек карпны ясалма тукландыруга ияләндерә башлыйлар.
— Балыкка махсус эшләнгән катнаш азык белән кыенрак. Шунлыктан без карпны бөртеклеләр (бодай, арпа) белән тукландырабыз, — ди Дамир Шакиров. — Быел аның ите тәмлерәк, диләр.
Личинкадан зур балык үсеп җиткәнче ул махсус берничә буа аша үтә. 3 ел үткәннән соң гына балык сатуга чыгарыла. Элек ул 2 ел гына булган.
Без килгәндә иң зур 4нче күлнең балык тоту траншеясында тулы көчкә эш бара иде. Зур кран да шунда, “КамАЗ” да.
— Траншеяны ачсак та, кайбер көнне балык керми, бүген, бәхеткә каршы, балык көтүе белән килеп керде, — ди эшчеләр.
— Балыкчыларга ашарга пешереп торам, — дип сөйли Галина Тюлюкова. — 62 яшь инде миңа. 40 елдан артык балык хуҗалыгында эшлим. Балык үстерү бик җаваплы хезмәт. Аяктан бутый төшми инде...
Балык белән тулы “КамАЗ” базага юнәлде.
2006 елда балыкларны тере килеш саклау базасы төзелә. Монда 140 тоннага кадәр тере балык саклап була. Кышын да балыкларны тере килеш сату мөмкинлеге бар.
— Балыкларны тере килеш саклауның үзенең аерым технологиясе бар, — дип сөйли база җитәкчесе Исрафил Сабиров. — Су даими рәвештә алмаштырылып торылырга тиеш, тиешенчә кислород белән тәэмин итәргә кирәк һ.б.
Бүген алар нигездә Казан халкын балык белән тәэмин итә. Якын–тирә районнарга да озаталар.
“Арча балык хуҗалыгы” балыкларын ярата халык. Арча үзәгендә дә сатсалар, сөенер генә идек.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International