Изге Матрона иконасы кайта

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Изге Матрона иконасы кайта
2014 елның 22 сентябрендә Арча чиркәвенә Изге һәм бәхетле Мәскәү Матронасы иконасын һәм калдыкларын алып кайтачаклар. Изге Матрона 1885 елда Тула губернасында Себино авылында ярлы гаиләдә туа.
Тумыштан Матронаның күзләре булмый. Әмма Аллаһы Тәгалә Матронага күңел күзләре бирә. Кечкенәдән кызда кешенең фикерләренә кадәр әйтеп бирү сәләте була. Аның догаларыннан бүген дә төрле авырулардан савыгалар, күңелне борчып торган проб-лемалардан тынычлык табалар, җан рәхәтлеге алалар һ.б. Үлер алдыннан Изге Матрона болай дип әйткән: “Минем янга һәрвакыт килеп йөрегез, тере кешегә сөйләгән шикелле күңелеңдәгесен сөйләгез, мин сезне күреп торырмын һәм ярдәм итәрмен”.
Изге Матрона иконасы һәм калдыклары Арча чиркәвендә атна буе торачак. Чиркәү иртәнге 7 сәгатьтән кичке 19 сәгатькә кадәр ачык булачак. Теләгән һәркем килә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International