Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Изге сәфәргә
2014 елның 20 сентябре, шимбә
Изге сәфәргә
Ашытбаш авылы кызы, озак еллар Казанда гомер итүче Марзия Мостафина әтисе Әхмәди Әүхәдиев җирләнгән Тверь өлкәсенең Зубцов районындагы туганнар каберлегенә зиярәт кылырга бара.
Әхмәди абый дәһшәтле 1942 елның гыйнварында фронтка киткәндә Марзия яшь ярымлык булып кала. Сабыен бүтән күрү бәхете насыйп булмый аңа, 398нче укчы полкның сугышчысы бары ике атна гына сугышып кала, 4 февраль көнне Тверь өлкәсенең Мәскәү Тавы авылы янында батырларча һәлак була. Марзия сабый булса да, сугыш елы авырлыкларын шул чор “ярдәмендә” кечкенәдән белә башлый.
— Гомер буе “әти” дип әйтергә кызыгып яшәдем. Тормышка чыккач та әйтү насыйп булмады, ирем дә әтисез үскән... Әтидән без өч бала: ике абыем һәм мин калганбыз. Гаиләбез Каломин шәһәрендә яшәгән, сугыш башланыр алдыннан гына авылга күчеп кайтканнар. Шунлыктан, запас азыксыз калганбыз. Әтине озатканда ипи пешерергә әни онны кешедән әҗәткә алган. Тормышыбыз бик авыр булганга, 1944 елда әни безне вакытлыча Хәтнә балалар йортына урнаштырды. Үзе дә, шунда тулай торакта яшәп, көндез җыештыручы, төнлә яшелчә бакчасында каравылчы булып эшләде. Абыйга 14 яшь иде, ул кучер булып ат белән хастаханә табибын йөртте. Балалар йортында без өч ел яшә-дек. 1947 елда, минем мәктәпкә барыр яшем җиткәч, авылга кайттык. Тик хәерчелек һаман арттан ияреп йөрде. Аякта чабата, өскә кием юк. Басудан черек бәрәңгене яз да, көз дә, җәй җитсә кузгалак, кычыткан, булса чөгендер яфрагы җыябыз. Лобогрейка артыннан ялантәпи башак җыйганда камыл кисеп аяклар ярылып каный... Үсә төшкәч, әтинең туганнары бик булышты. Бер туганы Үзбәкстанга китеп урнашкан иде, алар гел киемнәр җибәреп торды.
Ул сөйләгәндә күздән ирексездән яшь тәгәри. Нинди авырлыклар күреп тә исән калган бит ул чор балалары. Һәм 70не узып бүгенге көнгә кадәр яши алганнар! Шөкер, нужаларына күрә Аллаһы Тәгалә аларны бүгенге тук, рәхәт заманда яшәү бәхете дә насыйп итте, әмма күбесенең сәламәтлеге нык какшады инде, күргән–кичергәннәренең нәтиҗәседер.
Марзия апа үзе дә иртә тол калып ике кызын ялгызы аякка бастыра. Бүген дә ул аларның ярдәмен тоеп, бер кызының гаиләсе белән яши, намаз артыннан балаларын, оныкларын, оныкчыкларын хәер–догасыннан ташламый, Аллаһы Тәгаләдән ил–көнгә тынычлык сорап гомер итә.
Әтисенең каберен “Мемориал” хәрби эзтабарлар клубы ярдәмендә таба. Анда Лилиясе белән барачак. “Яз аенда телеэкраннан Арчада хәрби комиссариат яр-дәме белән әтисе каберенә баручылар турында сөйләгәннәр иде. Тәвәккәлләп мин дә мөрәҗәгать иттем. Озак та үтми үземне хәрби комиссариатка чакырып шалтыраттылар. Менә бүген кулыма юл чыгымнары өчен акча да тоттырдылар. Миңа шундый ярдәм күрсәтүче мәрхәмәтле бәндәләргә зур рәхмәт”, — дип елмая фронтовик кызы.
Иганәче — “Таттелеком” җәмгыятенең Арча ЗУЭСы. Матди ярдәмне, ерак сәфәрдән исән–сау әйләнеп кайтулары, олы йөрәкле булулары, илебезне алга җибәрүгә куйган хезмәте өчен Марзия апага рәхмәт сүзләре җиткереп, ЗУЭС вәкилләре белән бергә район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм хәрби комиссар Алмаз Борһанов тапшырды. “Мөрәҗәгать итүгә, җитәкчесе Рөстәм Гомәров берсүзсез ризалашты, — ди Алмаз Борһанов. — Әхмәди Әүхәдиев җирләнгән каберлек 110 метр озынлыкта, 20 метр киңлектә. Анда 14575 кеше җирләнгән. Районда әтисенең каберен зиярәт кылырга теләүчеләр әле тагын бар. Матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләр булышлыгы белән киләчәктә дә изге сәфәрләр оештырылыр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда изге эшләр дәвам итә. Авыл җирлекләре башлыклары, хәрби әзерлек укытучылары, мәктәп укучылары, өлкәннәр, мәчет картлары белән берлектә сугыштан кайтып үлгән фронтовикларның каберләрен барлап, аларны рәткә китерү, начарларының кабер ташларын алыштыру буенча эш алып барабыз. Җиңү уңаеннан гына түгел, бу безнең бурычыбыз. 70 ел элек кан койган бабайларыбыз бүләк иткән якты, рәхәт тормышта яшәвебез белән без аларга бурычлы. Киләчәктә сугыш чоры балаларына, мәрхүмнәрнең якыннарына ярдәм итү дәвам итәчәк”.
Хәрби комиссариатка рәхмәт сүзләре җиткерүче бер Марзия Мостафина гына түгел. Әтисе җирләнгән туганнар каберлегенә барып кайту, шунда бер уч газиз туган җир туфрагын сала алу, дога ирештерү мөмкинлеге тудырганнары өчен Смоленск өлкәсенә барган Низам Галәветдиновның кызы Клара Сибгатуллина, Новгород өлкәсендә булып кайткан арчалы — Таһир Сираҗиевның кызы Хәлимә Мостафина да ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Ә хәрби комиссариат тарафыннан балачагын, әтиләрен сугыш урлаган балаларга булышу дәвам итә: Арчада яшәүче Рәшидә Нәбиуллинаның фатирына яңа тәрәзәләр куелды, Утар Атыда Нурия Абдуллинаның йорты төзекләндерелде.
Дәһшәтле елларның газиз балаларына киләчәктә мәрхәмәтлеккә корылган акция ярдәмендә әтиләре рухын шатландыру насыйп булыр әле.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз