Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сыналган мәхәббәт
2014 елның 20 сентябре, шимбә
Сыналган мәхәббәт
Мин кеше белән аралашканда аның күзләренә карыйм. Тел белән әйтеп булмаган яки әйтергә теләмәгән бик күп уй–хисләрне, тойгыларны укырга була алардан. Оркыя апаның иренә төбәлгән наз тулы күзләре дә миннән читтә калмады. Аларда наз гына түгел, мәхәббәт тә, тугрылык та, ышаныч та. Утыз елдан артык кешеләр арасында эшләү дәверендә мондый күренешкә беренче тапкыр тап булдым дисәм дә ялгышмам. “Сез Илдус абыйга шундый итеп карыйсыз...” — диюдән тыелып кала алмадым.
— Яратам бит мин аны, — диде Оркыя апа мине тагын да гаҗәпкә калдырып.— Бик акыллы, изге күңелле кеше ул. Яхшы яшәдек. Балабыз булмады, аның өчен дә бер тапкыр да сүз дә әйтеп хәтеремне калдырмады.
58 елга якын гомер итеп, мәхәббәт дигән олы хисне саклый алган бу парга сокланмый һич мөмкин түгел. Танышулары, очрашулары ничек булган, диегез.
— Без Оркыя белән икебез бер урамда алты йорт аркылы гына яшәдек, — ди Илдус Насыйбуллин. —Тик мин, 16 яшемдә авылдан чыгып китеп, армиядә хезмәт итеп кайттым. Ул арада кыз тулып пешкән чибәркәйгә әверелгән.
— Солдат киемендә капка төбендә боз чаба иде Илдус. Мин чишмәдән су алып менеп киләм. “Безнең капка төбенә кадәр бара ул боз,” — дип шаяртып эндәшкәнемне сизми дә калганмын. Кич белән егетем димче җибәрде. Ике тапкыр күрештек. Бер атна дигәндә өйләнешеп тә куйдык, — дип өстәп куя хәләл җефете.
Ике тапкыр очрашып, кавышып, ярты гасырдан артык тату гомер иткән алар. Әле дә әнә ярату турында сөйләшәләр, бер–берләреннән күзләрен алмыйлар.
Илдус Насыйбуллин Наласа авылында җиде балалы гаи-ләдә туып–үскән. Әтисе Шакирҗан абый 1942 елның гыйнварында сугышка киткән, мартында һәлак булган. Ике абыйсы сугышка алынган. Алары әниләре бәхетенә исән–сау кайткан.
— Ул вакытта миңа сигез яшь кенә иде. Ике апам, мин укыйбыз, кечкенә ике бала бар. Әнигә бик авырга килде. Ачлык, ялангачлык безне дә читләтеп үтмәде. Елгадан кычыткан таба алмый идек, тездән пычракка батып, өшегән бәрәңге җыйдык. Бик авыр булса да, тырыштым, җиде сыйныфны тәмамладым. 12 яшемнән колхоз эшенә йөрдем. Аннан Казанга китеп, ФЗӨдә белем алдым, — дип үткәннәрен искә төшерде Илдус абый.
Балта остасы һөнәрен үзләштерә ул. ФЗӨдән соң юллама буенча Мәскәүгә эшкә җибәрелә. Аннан өч ел армия. Украинада Хмельницкий шәһәрендә хезмәт итә. Элемтәче, бүлекчә командиры була. Кайтам, дигәндә генә үзләрен Венгриягә алып китәләр.
— Өч тәүлек бардык, — ди ул. — Кая, нәрсәгә, ни өчен? Беркем бернәрсә белми. Венгрия чигенә килеп җиткәч кенә кулга корал биреп, приказ укыдылар. Шунда гына сугышка керәчәгебезне аңладык. Анда күпме кеше һәлак булды. Кайдан атканнарын да белмисең, пуля бәреп екканчы барасың да барасың. Совет солдатларын начар итеп күрсәтү өчен ни генә кыланмыйлар иде, хәтта киемнәрен киеп кешеләрне урам буйлап өстерәп тә йөргәннәр. 32 ел буена беркемгә бер сүз сөйләмәдем. 32 елдан соң гына сугышта катнашкан дигән исем бирделәр.
1957 елда Казанга кайтып эшкә урнаша егет. Аннан туган нигезне бетермәс өчен (әнисе үзе армиядә вакытта вафат була) Наласага кайта. Өйләнә. Йортын яңарта. Күп эшен үзе башкара, Оркыя апа ярдәмгә килә. Колхозда эшли. Комбайн-чы ярдәмчесе дә була, ферма мөдире дә. Соңыннан лаеклы ялга чыкканчы 20 ел төзелеш бригадасын җитәкли.
Оркыя апа да тормышның ачысын–төчесен кичергән. 10 яшеннән эшкә чыккан. Әтисе сугыш чорында Казанда тәртип сагында була, кайткач, үзен колхоз рәисе итеп куялар. Җиде ел буена хуҗалыкны торгызуга зур өлеш кертә. Ә кыз дүрт сыйныф белем белән гомер буе хисапчы булып эшли. Хезмәттә чыныгып үскән Оркыяга тормышны алып бару кыенлык тудырмый. Бер–берсе белән киңәшләшеп, яр-дәмләшеп гомер итә алар.
— Тормышыбыз яхшы, зарланырлык урыным юк, — ди Илдус Насыйбуллин.—Туган нигезгә кайтып урнашканнан бирле кортлар тоттым. Дөрес, үзебез өчен генә. Терлекләрне әле узган ел гына бетердек. Машинам бар. Казанга ук чыгып китәргә йөрәксенмәсәм дә (аңа 81 яшь!), Арчага баргалап кайтам әле. Бервакытта да берәүдән дә бернәрсә сорамадым. Һәрнәрсәгә үз тырышлыгым белән ирештем, Аллага шөкер. Дөрес, күптән түгел, авылга фельдшер–акушерлык пунктын ачарга килгәч, район башлыгыннан су кертергә ярдәм итүен сорадым. Бер атна үтте микән, “Водоканал–Сервис” ширкәте өемә су кертеп бирде. Җи-тәкчесе Тәлгать Миндубаевка, эшчеләренә бик рәх-мәтлебез.
Әнә шулай азга гына да куанып, бар булганның кадерен белеп яши Оркыя һәм Илдус Насыйбуллиннар. Икесе дә дингә кереп киткән, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Бакчаларында яшелчә, җиләк–җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Туганнары да күп. Килсәләр, якты чырай белән каршы алалар, алар өчен сөенеп яшиләр. Иң кадерлесе — еллар буена саклап килгән мәхәббәтләрен югалтмыйлар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз