Безнең яшьләр көчле

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Безнең яшьләр көчле
“Волга” яшьләр үзәгендә Татарстан студентларының III төзелеш отрядлары спартакиадасы тәмамланды. Бу спартакиадада Арча педагогика көллияте командасы да катнашты һәм елдагыча призлы урынны яулады.
Команда составында Алина Игнатьева, Рамилә Хәбибуллина, Рамилә Шаһниева, Мария Сабанаева, Илшан Вафин, Булат Шәйхелисламов, Фәнил Һидиятуллин, Ранил Камалиев, Ирек Мостафин, Рәнис Таштиев чыгыш ясады. Командалар 5 көн дәвамында ГТО комплексы, дартс, җиңел атлетика эстафетасы, минифутбол, волейбол, стритбол, шахмат һәм аркан тартышуда көч сынаштылар. Командабыз, эстафета, шахмат, аркан тартышуда беренче урынны, ә калган төрләрдә призлы урыннар яулап, командаара беренчелектә икенче нәтиҗәне күрсәтте. Аңа Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт министрлыгының бүләкләре тапшырылды. Команда укытучыбыз Рамил Гыйләҗиев җитәкчелегендә чыгыш ясады.
Бари БАКИРОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International