Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ГТОның кайтуына сөенүчеләр бар
2014 елның 20 сентябре, шимбә
ГТОның кайтуына сөенүчеләр бар
2014 елның мартында Президент Владимир Путинның ГТОны (“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул”) гамәлгә кертү турында фәрманы чыкты. Мәктәпләргә һәм башка уку йортларына яңадан ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кире кайтты.
ГТО комплексын тормышка ашыру буенча Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда тәҗрибә бара. Шул уңайдан безнең район мәгариф идарәсенә дә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хат килде.
— Район мәктәпләрендә Россия күләмендәге ГТО комплексы 2014 елның 1 сентябрендә тормышка ашырыла башлады, — дип сөйли район мәгариф идарәсенең физик тәрбия буенча методисты Илшат Хәбибуллин. — Аны гамәлгә кертү буенча эш планы нигезендә 1–7 сентябрьдә ГТОны пропагандалау максатыннан төрле чаралар үткәрелде. Мәсәлән, мәктәпләрдә ГТО турында сыйныф сәгатьләрендә сөйләштеләр, төрле ярышлар, уеннар үткәрделәр һ.б.
Нәрсә өчен ГТО комплексы кире кайтарылды? Җавап гади: физик әзерлек белән халыкны сәламәтләндерү, аның гомерен озынайту. Идеясе бик әйбәт, ә менә аны барлык буын вәкилләре өчен тормышка ашыруны күзаллавы кыен. Чөнки ул һәрдаим хәрәкәтне, әзерлекне таләп итә, 2017 елдан ГТО 70 яшькә кадәрле барлык россиялеләр өчен кертелә. Мәктәпләрдә һәм һөнәр алу йортларында ГТОны аңлап була, ә менә өлкән буын өчен ГТО комп-лексы — монысы кызыклы. Хәер, вакыт күрсәтер.
Арчаның 5нче гимназиясе тәҗрибәле физкультура укытучысы Зөфәр Ильясов менә нәрсәләр сөйли:
— Балаларга физик тәрбия бирү буенча стажым 35 елдан артып китте. ГТО Совет чорында бар иде. Союз белән бетте. Узган уку елында район күләмендә балалар ГТО нормаларын тапшырды. Бу үзенә күрә тәҗрибә иде. Соңгы кыңгырау көнне укучыларга норматив нәти-җәләре буенча значоклар бирдек. Күңелле булды. Быел менә Россия күләмендәгесе гамәлгә керде. Нормативлар кайтмады әле.
— Сентябрь башыннан ГТО комплексы белән укучыларны һәм әти–әниләр-не таныштырдык, — дип сөйли Курса–Почмак мәктәбе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Шакирова. — Мәктәп буенча эшлекле план төзелде, җаваплы кешеләр билге-ләнде.
Курса–Почмак мәктәбендә 2 сентябрьдә көзге кросс үткәрелде. 3 сентябрьдә укытучы Ләйлә Хәсәнова 9–11 сыйныф укучылары белән эчтәлекле сыйныф сәгате үткәрде. 4 сентябрьдә Фәния Рәхимова 5–9 сыйныфлар өчен ГТОга багышланган тәкъдир итү чарасы уздырды. 5 сентябрьдә Хәлил Хәсәнов күңелле стартлар оештырды.
Физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов белән сөйләшәбез.
— Мин ГТОның кире кайтуына бик сөендем, — дип сөйли ул. — Физкультура дәресләренең бәясен, дәрәҗәсен күтәрә ул. Гомумән алганда, балалар, ата–аналар арасында, әй, физкультура дәресе генә ич ул, дигән җиңел караш бар, ул бетәр, дип уйлыйм. Элек физик тәрбия сәгатьләре атнага ике сәгать кенә иде. Хәзер — 3 сәгать. ГТО барлык балаларны да тигезли. Чөнки һәркайсына ГТО нормаларын тапшырырга туры киләчәк. Узган ел ГТОны тапшырган 28 баланың яртысына алтын значок, 16сына көмеш значок бирелде. Бу балаларны спортка тарта.
Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәев ГТО комплексы турында болай ди:
— ГТО нормаларын тапшыру ул балада “эшли аламмы мин моны, булдыра аламмы?” дигән кызыксыну уята. Укучылар өйдә, секцияләрдә шөгыльләнеп, физкультура дәрес-ләрендә тырышып, ГТО тапшырырга үзен әзерләр дип уйлыйм.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз