Нәтиҗәләргә карап бәя биреләчәк

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Нәтиҗәләргә карап бәя биреләчәк
20 сентябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев предприятие, оешма, хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин үзенең чыгышында социаль объектларда ягу сезоны башлануын хәбәр итте.
Быел районда социаль ипотека программасы буенча 195 фатир төзелде. 2015 елда шушы программа кысаларында биш катлы 60 фатирлы йорт төзеләчәк. Шәһәрнең көньяк өлешендәге 260 урынлы балалар бакчасын 1 октябрьдә, өсте ябулы шугалакны 1 декабрьгә ачу күздә тотыла.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләргә анализ ясады.
Озаккарак сузылса да, уңай торган һава шартлары игеннәрне урып–җыюны төгәлләү мөмкинлеге бирде. Бер гектардан уңыш 12 центнердан алып 46 центнерга кадәр.
Туфракны төп эшкәртү темпы канәгатьләнерлек түгел. “Вамин–Мәрҗани”, “Вамин–Арча” ширкәтләре көзге чәчүне дә аз чәчте, туфрак эшкәртүдә артта баралар.
— Яз көне авыр булачак, шул турыда онытмагыз, — диде Илшат Нуриев. — Сөтне арттыру турында да уйланыгыз, рационнарны карап чыгарга, сыерларны яңарту буенча эшләргә.
— Минем монда алып килергә җыенган туган–тумачам да, дусларым да юк, — дип өстәде ул. — Һәркемнең эшенә бәя соңгы нәтиҗәгә карап биреләчәк.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International