Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Экстремизмга — юк, дибез
2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Экстремизмга — юк, дибез
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре даими рәвештә кызыклы, мавыктыргыч, дөньяны танып белүгә ярдәм итәрлек чаралар оештырып килә. Өлкәннәр, яшьләр, балалар, укучылар өчен ул чын мәгънәсендә икенче мәктәп, дисәк тә ялгышмабыз. Узган атнада гына да биредә “Экстремизмга — юк” дигән исем астында үткәрелгән республика айлыгы уңаеннан “Экстремизм җәмәгатьчелеккә яный” исемле түгәрәк өстәл артында очрашу булды. Анда Арча беренче урта мәктәбенең 10А сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче Миләүшә Кәлимуллина экстремизм һәм аңа каршы көрәш юллары турында аңлаешлы, үтемле итеп сөйләде, анда яшьләрнең нинди роль уйнавы турында әйтеп үтте.
— Яшьләр экстремизмы аеруча аяусыз, — диде ул. — Безгә ят карашлар, чит идеология тәэсирендә алар бик тиз ялгыш юлдан китәргә мөмкин. Нацистлар, неофашистлар каян килеп чыккан, дисез? Шуңа мәктәп елларында ук егетләр һәм кызларга дөрес юлны күрсәтергә, бер-берсенә, кешеләргә карата ихтирам, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Һәр кешенең яхшы гына түгел, начар яклары да бар. Берәү дә идеаль түгел. Тик син начар, дип кабатлап тору, чыннан да, аннан начар кеше ясавы мөмкин. Ә менә яхшы якларына ныграк басым ясаганда аннан чын шәхес тәрбияләргә була. Шуңа мөмкин булганча бер-беребезнең яхшы якларын күбрәк күрергә кирәк.
Яшьләрне ныклы характерлы, төпле фикерле итеп тәрбияләүдә бу алымның зур роль уйнавына басым ясады китапханәче. Түгәрәк өстәл артында очрашучыларга да төрле юллар белән шуны җиткерергә тырышты. Егетләр һәм кызларга хыялланырга мөмкинлек бирде, уеннар оештырды, кыскасы, берсен дә тик тотмады. “Тылсымлы кул” уенында балалар үз кулларын чиста кәгазь битенә төшерде, бармакларына үзләренең яхшы, уч төбенә начар сыйфатларын язды. “Менә шул уч төбегездәге сезгә һәрчак аяк чалган начар ягыгызны җиңеп яшәргә тырышырга кирәк”, — дип нәтиҗә ясады соңыннан Миләүшә Кәлимуллина.
Икенче уенда һәр укучы сыйныфташлары арасында кайсы ягы белән булса да охшаш кешене тапты.
Башка шундый кызыклы уеннар да егетләр һәм кызларга үзләренең индивидуаль һәм кабатланмас шәхесләр булуын исбатлады.
— Күрәсезме, һәрберебез кай ягыбыз беләндер бер-беребезгә ошаган. Чөнки без барыбыз да кешеләр. Әмма аермабыз да бар. Милләтебез, характерларыбыз, диннәребез, карашларыбыз һәм башка якларыбыз белән аерылабыз, — диде Миләүшә Кәлимуллина. — Барыбыз да бер төсле үк булсак, тормыштан ямь табылмас иде. Төрле булуыбыз белән бер-беребез өчен кызыклы без. Шуңа һәр кеше дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнә-сәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен.
Түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләшүдән укучылар канәгать калды.
— Яшьләрнең аңын томалаучы, бер гаепсез кешеләр үлеменә китерүче идеологик карашларга юл куймаска иде. Террорчыларны без аңламыйбыз һәм аңларга да те-ләмибез, — диделәр соңыннан укучылар. — Һәм шуңа “экстремизмга — юк”, дибез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз