Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мин, син, без, ул — сәламәт ил
2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Мин, син, без, ул — сәламәт ил
“Наркотикларга каршы мәдәният һәм спорт” массакүләм марафоны старт алды. Бу уңайдан Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге “Сәламәт буын — көчле ил” республика бәйгесе кысаларында “Яшьләр сәламәтлекне сайлый” дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырды.
Чара үзәк мәйданда башланып китте. Анда Арча мәктәпләре укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Кулларында “Мин юк дип әйтәм!”, “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!”, “Бөек илгә —сәламәт яшьләр!”, “Син юк дип әйтә аласың!” дигән һәм башка төрле эчтәлек-тәге плакатлар иде. Спорт бәйрәмен Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев башлап җибәрде.
— Яшьләр, әхлакый һәм физик яктан үсегез, ныгыгыз, наркотиклар белән дуслашмагыз. Безнең район наркотиклардан азат булсын, — диде ул марафонда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
— Алкоголь белән артык “дуслашып” киткән 300гә якын кеше бездә исәптә тора. Кызганыч, районда наркотиклар белән шаяручылар да бар. Сезгә теләгем шул: тормышның кадерен белеп яшәгез, рәхәтен күрегез, яшьлегегезне “утлы табага” салмагыз, — диде Арча үзәк хастаханәсенең табиб–наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов.
Сүзне “Бердәм Россия” сәяси партиясе Арча җирле бүлекчәсенең “Яшь гвардиячеләре” алды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чыгышларыннан соң кызлар һәм егетләр марафонда катнашучыларның барысына да шушы темага багышланган дисклар, тынычлык һәм изгелекне чагылдырган тасмалар өләштеләр.
Бәйрәмдә катнашучыларга да үз сүзләрен әйтергә, фикерләрен җиткерергә мөмкинлек бирелде. Чараны оештыручы һәм алып баручы Арча станциясенең мәдәни–спорт үзәге сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова аларга сораулар бирде. Китапханәчеләрдән ул бу юнәлештә нинди максатчан эш алып барулары белән кызыксынды. Бу сорауга җавап итеп китапханәче Миләүшә Кәлимуллина Арча үзәк китапханәсендә үткәрелгән чаралар турында җентекләп сөйләде.
— Сәламәтлекне ныгыту, саклау — тормышыбызның төп байлыгы да ул. Ә моның өчен спорт белән шөгыльләнергә, сәламәтлеккә зыян салучы начар гадәтләрдән азат булырга, бер–беребезгә ярдәм итеп яшәргә кирәк. “Наркотикларга — юк!” дип әйтә алу моңа беренче адым, — диде социаль белем бирү академиясенең өченче курс студенты Инсаф Мөхәммәтгалиев. Яшьләрдән шундый мәгънәле сүзләр ишетү үзе үк киләчәккә өмет уята.
“Яшьләр сәламәтлекне сайлый” дигән спорт бәйрәменең беренче өлеше Арча педагогика көллияте студентлары катнашында флеш–моб белән тәмамланды. Аннан ул Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә дәвам итте. Анда тамашачыларны Россия һәм Татарстан флаглары белән ролерлар каршы алды. Фойеда беренче номерлы Арча шәһәр китапханәсе җитәкчесе Любовь Капралова көче белән бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган иде. Шулай ук ул бәйрәмгә килүчеләргә начар гадәтләрдән азат булу кагыйдә-ләрен туплаган китапчыклар да өләште.
Аннан бар да залга күчте. “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән тренер Газинур Борһановның тхэквондочылары, Фәнис Зарипов кул астында милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр, Мөдәррис Мөхәммәдиевның герчеләре һәм Ирек Шакировның хоккейчылары, Җәүдәт Хәсәновның баскетболчылары күрсәтмә чыгышлары алкышлар астында үтте. Алардан эстафетаны Арча педагогика көллияте студентлары һәм Курса–Почмак мәктәбенең югары сыйныф укучылары алды һәм спорт ярышлары башланды.
— Сез аларның футболкаларына гына игътибар итегез, — диде Илмира Фазылҗанова, — “Мин эчмим һәм тартмыйм” дигән Россия логотибы белән эшләнгән алар.
Димәк, безнең егетләр һәм кызларыбызның берсе генә шуның кадәр кешене сәламәт яшәргә өндәгән очракта да, күпме изгелек кыла, дигән сүз.
Спорт уеннары берсеннән–берсе кызыклы иде. Йөгерделәр, сикерделәр, егылдылар, тагын торып киттеләр, гер күтәрделәр, дротиклар белән аттылар... Ике команда да җиңү хисе белән янды. Башта Курса–Почмак командасы алга чыкты, аннан педагогика көллияте студентлары очколарны тигезләде, тик җиңү шатлыгын барыбер Курса–Почмак командасы татыды. Икесе дә бүләксез калмады.
Монда хикмәт бүләктә түгел, ә яшь спортчыларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлешләрендә. Кызыклы да, үтемле дә. Соңыннан укучылар тәкъдим иткән сәхнә күренеше моны тагын да тулыландырды.
Лилия ФӘТТАХОВА,
Арчаның икенче мәктәбе укытучысы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз