Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Татарстан кроссы – 2014”
2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
“Татарстан кроссы – 2014”
21 сентябрьдә Арча үзәк стадионында “Татарстан кроссы – 2014” үткәрелде. Анда Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев тәбрикләү сүзе белән чыкты.
— Бүген җиңелүчеләр булмаячак, иң мөһиме — катнашу, — диде ул.
Кросста теләге булган һәркем катнашты. Кеше бик күп иде. Баш хөкемдар Арча педагогика көллияте физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров булды.
Ярышларны башлангыч сыйныф укучылары башлады. Җитәкчеләр арасында да җиңүчеләр булды. Иске Кырлай мәктәбе җитәкчесе Хәйсәр Гыйләҗиев 35–50 яшьлекләр арасында 2 км. ярышта финишка икенче килде!
Иске Чүриле җирле үзидарә башлыгы Гөлнара Заһидуллина: “Бассейнга йөрим, — ди. — Җитәкчеләр ярышында катнашмый калган юк. Кыен түгел. Киресенчә, спорттан күңел күтәренкелеге алам”. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы житәкчесе Лилия Фазылова үзенең коллективы өчен шулкадәр янып–көеп йөрде, яннарыннан бер дә китмәде. Ерак авыллардан да китапханәчеләр кросска килгән иде.
Арчаның 7нче мәктәбе җитәкчесе Альмира Гатауллина кросста чордашлары белән бергә йөгерми каламы соң, әлбәттә, юк. “Иң мөһиме — кроссны башкалар белән бергә үтү, — ди ул. — Хәрәкәттә — бәрәкәт!”
50 яшьтән, 60 яшьтән узганнарның кросс бирүләрен җанатарлар зур кызыксыну белән карады. Арчада яшәүче педагог, ике спортчы егет тәрбияләп үстергән (Айрат һәм Булат Гәрәевлар) 65 яшьлек Руфина Гәрәева:
— Мондый массакүләм спорт чараларыннан читтә калырга йөрәк түзми, — ди. — Ветераннар командасында республика күләмендәге ярышларда да катнашам әле мин. Быел майда үткәрелгәнендә 3нче урынны алдык.
Руфина ханым гәүдә авырлыгын күпләр кызыгырлык дәрәҗәдә тота. Сере — тик тормау, хәрәкәт!
Башына ак яулык бәйләгән 52 яшьлек Фирая Вәлишина белән сөйләшәбез.
— Ташкичү мәктәбендә пешекче булып эшлим, — дип сөйли. — Нинди күңелле бит монда! Көне дә кояшлы, матур. Кеше белән аралашуы ни тора. 400 метр араны йөгереп үтмәскә әле! Тик торырга яратмыйм. Кышын чаңгыда да йөрим.
60 яшькә кадәрле чордашлары арасында 400 метр араны беренче булып үткән Лесхоз мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Дания Фәхриева:
— Өченче көнне көтүдә идем, шуның файдасы булдымы, бүген рәхәтләнеп йөгердем. Хәер, мин гел җәяү йөреп торам. Мал–туар тотабыз. Тик торган юк. Сабантуйларда капчык киеп йөгерүдә мин беренче инде...
Район үзәк хастаханәсе йөгерүчеләре махсус спорт киемнәреннән иде. Коллективның үз костюмнары булуы отышлы. Әллә каян “Мин!” дип күренеп торалар.
— Хәзер миңа 43 яшь, — ди Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, узган елгы кросста беренче урынны алган Хәйдәр Зәйнуллин. — 35 яшьтән 50 яшькәчә ир–егетләр белән йөгерәчәкмен. Кая ул 35 яшьтәгеләр белән сынашу?! Беренчелекне алып булмас... Максатым җиңү үзе!
Тәки Хәйдәр беренче килде бит! Афәрин! Аннан да өлкәнрәк Курса– Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов та җитез, ул да призлы урынны алды.
50 яшькәчә хатын-кызлар арасында 400 метрга кросс бирүчеләр арасында Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанованың йөгерүенә сокланып карап тордым. Үз төркемендә икенче булып финиш бирде ул. “Файдасы бардыр, гел йөреп торабыз бит”, — ди.
35 яшькәчә хатын–кызлар арасында 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алган кызлар Энҗе Гыйззәтова, Энҗе Һидиятова, Айзилә Галимуллина бертавыштан:
— Без барыбыз да Бари Каюмовичта тәрбияләнгән спортчылар, — диделәр.
...Кросс тәмам. Алда яңалары көтә. Спортны үзеңә иптәш итеп алсаң, гел хәрәкәттә булсаң, әлбәттә, сәламәт булачаксың, ярышлар да куркытмаячак. ГТОның кире кайтуы да шуны күздә тота.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз