Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчада яңа җитәкче
2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Арчада яңа җитәкче
19 сентябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 40нчы утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ачты.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов катнашты.
Депутатлар беренче көн тәртибе буенча Арча муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр керттеләр, Илшат Галимуллинның Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен срогыннан алда туктату турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Алмас Назиров Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә ул утырыш карамагына Арча муниципаль районы башлыгы вазифаларыннан азат итү, район Советы депутаты вәкаләтләрен төшерү турында гариза кертте. Депутатлар аның гаризасын канәгатьләндерделәр.
Аннан соң сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде.
Дәүләт Советы Рәисе 14 сентябрьдә булган сайлауларның оешкан төстә үтүен, “Бердәм Россия” партиясенең зур өстенлек белән җиңүенә арчалыларның лаеклы өлеш кертүләрен әйтеп үтте.
— Республиканың урман хуҗалыгы министры вазыйфаларына Алмас Әминовичтан да әйбәтрәк кандидат тапмадык, — диде ул. — Иң беренчесе — ул бу өлкәдә яхшы белгеч, урман хуҗалыгында да башкарасы күп эшләр көтә. Аннан ундүрт елга якын тынгысыз вазыйфа башкарды. Арча шәһәрен, районны үстерүгә зур өлеш кертте. Республика программаларын тормышка ашыруда Арча районы иң алда баручылар арасында. Ике контурлы газ казаннарын Арча районы 2011 елда ук урнаштырып бетерде, күп районнар бу эшләрне башлады гына. Район үзәге, шәһәр танымаслык булып үзгәрде. Күрәсе килмәгән кеше күрми инде ул. Мин Алмас Әминович үзенең үҗәтлеге, нык торучанлыгы, максатка омтылучанлыгы белән ра-йонны алга алып барды дип саныйм.
— Тормыш дәвам итә, — диде Алмас Назиров, сүз алып. — Аңлашып, бердәм булып эшләгән кешеләргә зур рәхмәт. Үземнән соң матур, төзек район кала. Уңышларны югалтмыйча, тагын да баетып эшләргә язсын.
Фәрит Мөхәммәтшин Алмас Назировка “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале тапшырды. Ул шулай ук моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Илшат Галимуллинның да эшчәнлеген уңай бәяләде, аңа ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
— Аның тәҗрибәсе, эшкә осталыгы моннан соң да кирәк булыр дип ышанам, — диде Ф.Мөхәммәтшин.
Илшат Галимуллин моннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләячәк.
— Сезнең районга яңа җитәкчене читтән эзләргә теләмәдек, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Илшат Габделфәрт улы Апаз авылында туган, нык ихтыярлы, көчле җитәкче, эшкә җаваплылык белән карый торган кеше.
Депутатлар бертавыштан Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Нуриев Илшат Габделфәрт улына йөкләү турында карар кабул иттеләр.
Илшат Нуриев ышаныч күрсәткәннәре өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, депутатларга рәхмәт әйтте.
— Моңа кадәр ирешелгәннәрне югалтмыйча, алга куелган бурычларны үтәр-лек итеп эшләрбез дип ышанам, — диде ул. — Дөрес итеп эшләгән кешегә борчылырлык урын юк. Мәсьәләләр бар. Бергә–бергә, матур итеп эшләрбез дип өметләнәм.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз