Очрашу

2014 елның 26 сентябре, җомга
Очрашу
Бу көннәрдә “Казан арты” тарих–этнография музее хезмәткәрләре язучы һәм әдәби тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин, шулай ук озак еллар Язучылар берлегенең матур әдәбиятын пропагандалау бүлегендә эшләгән хатыны Дания ханым һәм уллары, Язучылар берлеге әгъзасы, тарих фәне белгече Булат Хәмидуллин белән очрашты.
Лирон Хәмидуллин Габдулла Тукайга багышланган язмалары, Гариф Ахуновлар гаиләсе турында истәлекләрен сөйләде. Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Радик Фәизов, Гөлчәчәк Галиева һәм башка якташларыбыз турында кызыклы истәлекләрен яңартты, бүгенге көн татар әдәбияты турында фикерләрен әйтте. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә язучы һәм тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин тарафыннан язылган “Лирон Хәмидуллин” дигән тәнкыйть мәкаләсен күреп шатланды.
Шул ук көнне Лирон Хәмидуллин гаиләсе белән Кушлавыч һәм Яңа Кырлай музейларында да булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International