Сезнең ришвәт биргәнегез бармы?

2014 елның 26 сентябре, җомга
Сезнең ришвәт биргәнегез бармы?
Арчаның үзәк урамында “Чиста куллар – чиста намус!” акциясе үтте.
Укучылар сарае каршындагы “ХХI гасыр яшьләре” клубы әгъзалары юлда очраган кешеләргә “Сезгә берәр төрле хезмәт күсәткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән кемгәдер нәрсә дә булса биргәнегез булдымы?” дигән сорау биреп, “әйе” икән акция кәгазенә “плюс” куйдырып, “юк” икән” “минус” яздырып йөрделәр. Акциянең максаты кешеләрнең игътибарын коррупция мәсьәләсенә җәлеп итеп, бу афәткә каршы көрәшне җәелдерү иде. Акциягә төрлечә карадылар: кайберәүләр моңа бик тыныч һәм елмаеп карады, ә кайберәүләр кул селтәп китеп барды. Бу аңлашыла да, моңа әле халык күнекмәгән. Мондый акцияләрне ешрак үткәрергә кирәк диючеләр дә булды.
Алиса КУЗНЕЦОВА.
Укучылар сарае
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International