Азык әзерләү

2014 елның 26 сентябре, җомга
Район хуҗалыкларында 25 сентябрьгә бер шартлы терлеккә 28 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде.

Иң күп азык “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләрендә — 36 центнердан күбрәк. Иң азы Сафиуллин һәм Шиһабеддинов хуҗалыкларында — 14 центнер чамасы гына.

12122 гектардагы кукурузның 6563 гектары урылды.

“Ак барс” агрокомплексы” кукурузны бөртеккә суктыра башлады. Бер гектардан уртача 70 центнер уңыш чыга.

Район буенча сабан культуралары орлыклары салу планы үтәлде. “Арча” ширкәтендә 77 проценты гына салынган.

3301 гектардагы рапсның 1558 гектары җыйнап алынды. Уртача уңыш — 19 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”нда 24 центнер чыга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International