Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Менә шундый җитәкче
2014 елның 26 сентябре, җомга
Менә шундый җитәкче
Депутатлар сайланган вакытта гына бик юмарт була, матур вәгъдәләр яудыра да, сайлангач, юкка чыга, дигән фикер яши. Дөресен әйткәндә, аның күбесенең вәгъдәдән башка бирер әйбере дә булмый. Бу яктан Мөндеш халкы бәхетле.
— Бөтен авыл Динар Илдар улы исән–имин эшли генә күрсен дип тели, — ди Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. — Быел гына да авылга 30 мең сумлык трансформатор куйдырды, Сабантуйга ел саен акча бирә, күпме кешене эшле итте.
Мөндеш халкы рәхмәтләр укып туя алмаган район Советы депутаты Динар Төхвәтуллин тумышы белән бу авыл кешесе дә түгел үзе. Шушы авыл халкын бәхетле итәргә язган аңа.
Моннан ярты гасыр элек Наласа авылында Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе колхозның тырыш механизаторы, әнисе мәктәптә пионервожатый, соңрак мәдәният йорты директоры була. Динар мәктәптә бишле билгеләренә генә укый. Чаңгы ярышларында районнан алдынгы урыннарны яулап кайта. Шул ярышларның берсендә педучилищеның физкультура укытучысы аны үзләренә укырга чакыра. Анда укыганда да спорт белән ныклап шөгыльләнә, чаңгы спорты буенча беренче разрядны үти.
Педагогия училищесын тәмамлаган елны Казан дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга керә. Шул ук елда армиягә алына, ГДРда хезмәт итә.
Армиядән кайткач, егетне район комсомол оешмасына эшкә чакыралар. “Күн туп”, “Алтын алка” һ.б. балалар арасында уза торган ярышларны оештырып йөри. 1989 елда район комсомол оешмасының беренче секретаре итеп сайлана. Илдә зур үзгәрешләр барган, элекке җәмгыять сүтелә башлаган, яңасы нинди буласын беркем дә күз алдына китерә алмаган еллар бу. Комсомол да яшәүдән туктый, аның урынына яшьләр оешмасы төзеп тә маташалар әле.
Динар Төхвәтуллин 1991 елдан 1996 елга кадәр районның “Сельхозхимия” оешмасында тәэминатчы булып эшли. Районда гектарына бер тоннага кадәр ашлама кертелгән вакытлар бу.
— Россия буйлап күп йөрергә туры килде, — ди ул. — Ашламаны кайдан гына ташымадык.
1996 елдан эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. 2004 елда таралу алдында торган “Сельхозтехника”ның Мөндеш бүлекчәсен сатып алгач, бу эшкә чын–чынлап тотына. Бүлекчәнең кешеләре китеп беткән, булган әйбере тарала башлаган. Үзенә ярдәмгә энеләре Дамир белән Ирекне дә чакыра. Өчесе дә таза бәдәнле, киң күкрәкле, Наласаларга хас булганча, тәвәккәл егетләр.
Быел менә шушы эшкә тотынуларына ун ел тулуны Мөндештә зурлап Сабантуй үткәрү белән билгеләп үттеләр. Коллектив белән Яңа ел алдыннан Арчада өстәл чәе артына җыелу традицияләре дә бар. Йөздән артык кеше алар хәзер. Бөтен республикага терлек тораклары төзеп, җиһазлап бирәләр. Безнең районда гына да өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 300дән артык шәхси хуҗалыкны саву аппаратлары белән тәэмин иттеләр. Республика буйлап ундүрт бригадалары эшли.
Кешегә кадер зур биредә. Әйбәт хезмәт хакын вакытында алалар. Терлек асраучылар печән, салам, фураж белән тәэмин ителә. Вахта автобусы йөреп тора, үз машинасы белән эшкә йөрүчеләргә бензин бирәләр, хуҗалыкларда эшләүчеләрне көнгә ике тапкыр бушка ашаталар.
Машина, төзү материаллары алырга теләгән, гомумән, акча кирәк булган кешегә анысын да процентсыз биреп торалар. Хезмәт хакыңнан әкренләп түлисең. Элек эшләп чыккан утызлап ветеран Өлкәннәр көнендә бүләген ала. Динар Төхвәтуллин илле яшьлек юбилеен менә шулай кешеләргә шатлык китереп, игелекләр кылып каршылый. Мондый җитәкче булу аның кул астында эшләүчеләр өчен дә бәхет.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз