Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар Украинадан кайтып Арчада яши
2014 елның 26 сентябре, җомга
Алар Украинадан кайтып Арчада яши
Соңгы айларда чиктәш Украина вакыйгалары көн кадагында булды. Моңа кадәр иңне–иңгә куеп дус, тату яшәгән халыкның бүген кулга корал тотып бер–берсенә каршы көрәшүе акылга сыймаслык хәл. Еллар үтүгә дә карамастан, Әфганстан, Чечня сугышлары шаукымы әле дә йөрәкләрдә саклана. Бер гаепсез күпме кешенең үлеменә китерде, аналарның күз яшьләрен түктерде, балаларны ятим калдырды алар.
Монысы яңадан сугыш, тагын кан кою. Балаларын ут яңгыры астында калдырып, үлем кочагына ташламас өчен эшләрен ташлап гаиләләре белән гомер иткән йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган Украина халкының хәлен аңлап була. Күпме кеше безнең Татарстанда да сыеныр урын тапты. Тик никадәр якты чырай күрсәтсәләр дә, үз нигезең түгел инде ул. Бусага төбендә кыш булганда, читтә алда нәрсә көтәсен дә белмичә яшәүне күз алдына да китереп булмый. Чөнки без рәхәт тормышка күнеккән, тынычлыкта сугыш авырлыкларын күрмичә яшәгән буын. Шуңа Украина халкы кайгысын йөрәгебез аша кичереп, аларга ярдәм итүне, матди яктан булмаса, хәлләренә керүне үзебезнең бурычыбыз итеп санарга тиеш. Безнең халык, русмы ул, татармы, бик кешелекле, ярдәмчел. Үзебездә аларга сыеныр урын бирү моның бер билгесе.
— Арча районына да кайтты Украина халкы, — диде Татарстан Республикасы буенча миграция үзәгенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова.— 46га якын кеше бүгенге көндә исәптә тора. Шуларның 25е вакытлыча пропискага керү өчен документларын тапшырды. Араларында рөхсәт алганнары да бар инде.
— Безгә күбрәк Украинаның кайсы өлкәләреннән кайттылар?
— Донецк өлкәсеннән, Макеевка шәһәреннән. Районга кайтучыларның 90 процентының бу якларда туганнары бар. Фәридә Хәкимова, мәсәлән, чыгышы белән Балтач районынан. Балаларын бу якка алып кайткан. Улы Марат Хәкимов бүгенге көндә “Балыкчы авылы”нда, хатыны Дарья “Таттелеком”да эшли. Кызы Эльмира белән кияве Сергей Михайличенколар да Арчада. Сергей Арча педагогика көллиятендә музыка укытучысы. Барысы турында да мондый мәгълүмат бирә алмыйм. Безнең бурыч аларны урнаштыру түгел, ә исәпкә алу.
Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән элемтәгә керәбез.
— Әйе. Миңа башта аның туганы мөрәҗәгать итте. Уйлап карарга вәгъдә бирдем. Аннан буш урын булмаса да, Сергей Михайличенконы эшкә алдым. Чөнки ул Донецк консерваториясен тәмамлаган бас-гитарачы. Бездә андый белгеч юк. Вокаль–инструменталь ансамбль оештырдык. Хәзер инструментлар алу артыннан йөрибез,—диде Гөлнара Фидаилевна.— Хатыны Эльмира — энергетик, Эльмираның әнисе, тиешле еллар үткәнлектән, лаеклы ялдагы педагог. Тик ятмый, кибеттә. Бик тәртипле, тырыш гаилә.
Марат белән Дарья фатирга кереп торалар, ә калганнарын туганнары сыендырган. Мондый якыннарың булганда ярый ул. Алар янында да булдык.
— Фәридә апа стажлы педагог. Әмма бернинди эштән дә кимсенми, кибеттә эшли. Балалары өчен йөрәге тыныч, бар да эшкә урнашкан. Маратның гына хәле бераз катлаулырак. Ул юридик белемле, тикшерү бүлегендә өлкән тикшерүче урынбасары булган. Гражданлык алмыйча, һөнәре буенча эш таба алмый. “Балыкчы авылы”нда каравылчы хезмәтен башкара. Фәридә апа Украинада өйләрен саклап калган ире өчен бик борчыла. Китәр иде, илләренә кертмиләр, ирен дә чыгармыйлар. Подвалда яшеренә. Интернет аша аралашып торабыз. Вакытлыча килешү төзелгәнгә карап тынычлык урнашмаган икән,— диде алар.
Эльмира Михайличенко белән дә очраштык. Ул “Газстройгарант” ширкәтендә инженер.
— Биредә озак тоткарланырга туры килер ахры. Вакытлыча яшәү өчен (3 елга) документларны тапшырдык. Рөхсәтне 2 ай караганнан соң гына бирәләр,— диде ул.
Бу гаиләләрнең эшләре уңган. Ә калганнар ничек урнашкан?
— Украинадан кайтучылар арасында даими эш сораучылар юк. Алар бар да вакытлыча биредә. Туганнары янына дөньялар уңай якка үзгәрүгә кире китү нияте белән кайткан, — ди Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.—Кайсыларының балалары Украинада, икенчеләре фатирлары, машиналары калды, ди. Шуңа без аларны вакытлыча эш белән тәэмин итәбез, вакансияләр белән таныштырабыз. Теләге булганнары урнаша. Чәчтараш булып киткәннәре дә бар, кайберләре сатучы һөнәрен сайлады, “Балыкчы авылы”на китте һәм башкалар.
Ә менә Луганск өлкәсенең Алчевский шәһәреннән кайткан Шиһабетдиновларның әлегә даими эшләре юк.
— Мин 33 һәм 18 яшьлек ике улым, киленем һәм оныгым белән Иске Масрага кайттым. Әнием исән әле, Аллага шөкер, 87 яшендә. Үзем Украинада 30 ел яшәдем. Ирем 6 ел элек вафат булды, — ди Нурзидә.— Кирәкле документларны тапшырып, рөхсәт алып, бөтенләйгә монда калырбыз, ахры. Яшәгән урыныбызда калган 27, 24 яшьлек улларым өчен генә йөрәгем әрни. Баштарак телефоннан да сөйләшә алмадык, хәзер аралаша башладык. Хәлләрен, исәнлекләрен белеп торуыма да сөенәм,— диде ул күз яшь-ләренә буылып.
Украинада калганнарга да, монда кайт-каннарга да Аллаһы Тәгалә түземлек кенә бирсен.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз