Бушлай отышлырак

2014 елның 26 сентябре, җомга
Бушлай отышлырак
Районда барысы 8651 ташламадан файдаланучы бар. Бу категориягә Бөек Ватан сугышында, сугышчан хәрәкәтләрдә (Әфганстан, Чечня һ.б.) катнашучылар, I, II, III төркемдәге инвалидлар керә. Алар бушлай шифаханәләрдә дәвалана, транспортта йөри һәм медикаментлардан файдалана. Сайлап алу мөмкинлеге бар: я акчасын алалар, я бушлай әлеге хезмәтләрдән файдаланалар.
— Районда бүгенге көндә 6215 кеше, ягъни барлык ташламадан файдаланучыларның 71,8 проценты бушлай медикаментлардан баш тартты, — дип сөйли Арча һәм Әтнә ра-йоннары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова. — Мондый хәл бер безнең районда гына түгел. Бу республика күләмендә шулай.
Поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова ташламадан файдаланучыларга медикаментлардан баш тартмаска киңәш итә.
— Авыру белән көтел-мәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин, — ди ул. — Андый очраклар булып тора. Күп очракта дәвалану өчен зур акчалар кирәк. Бушлай медикаментлардан баш тартмау ул үзеңне, тормышыңны алдан иминиятләп кую дигән сүз.
Социаль хезмәт урынына акчасын алучы берәү белән сөйләшергә туры килде. Исем-фамилиясен әйтмәүне үтенде.
— Бик кыен хәлдә калдым мин быел, — дип зарланды ул. — Дарусыз тора алмыйм. Өянәгем кузгала. Кыйммәтле дарулар түгел, даруханәдән болай да ала алам дип, социаль хезмәтләрдән баш тарткан идем. Завод миңа кирәкле даруларны вакытлыча эшләүдән туктаган. Бушлай дарулар исемлегендә алар бар. Фирма аларны күпләп сатып алып куйган. Ә минем кебек, бушлай дарулардан файдалан-маучыларга даруханәдә аларны берничек тә җибәрә алмыйлар икән. Үлем хәлләре, исән-сау быелны чыга алырмынмы, юкмы...
— Кызганыч, без ул авыруга берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, — диде даруханә мөдире Лилия Хәкимова. Менә бит, нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин.
— Без моңарчы акчасын алып килдек, — дип сөйли Арчада яшәүче Роза ханым. — Пенсия фондына кереп гариза язып чык- тык. Бушлай дарулар исемлеге элек чикләнгән иде, хәзер киңәйтелгәч, безгә файдалырак, дип бушлай медикаментлардан файдаланырга булдык. 671 сум күп акча түгел, ә без кайбер айларны 4 мең сумга кадәр дару алабыз.
Хәлен сорашкач, Дания ханымның күңеле йомшарып китте.
— Иптәшем дә, үзем дә даруда утырабыз, — диде ул. —Үзем буыннар чире белән интегәм. Иптәшем — асматик. Дәүләтебез бушлай дарулар белән тәэмин итмәсә, нишләр идек, белмим, җиткереп булмас иде...
Поликлиникада табибка чиратлар тору мәшәкатеннән зарланучылар да бар.
— Ташламалыларга учас-ток табибына чиратлар белән проблема юк, — ди поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова. — Ә менә тулы исемлекнең 20-30 даруына табиб комиссиясе үтү өчен, дөрестән дә, чират тормый булмый.
Быел бушлай дару алучыларга нинди уңайлыклар тудырылуы, дару булмыйча үзәк даруханәдән кире борылып китү очраклары хакында даруханә мөдире белән сөйләшәбез.
— Хәзер дарулар айга ике тапкыр кайта, — диде ул. — 2015 елдан район үзәк хастаханәсе янындагы аптекада, Яңа Кенәр һәм Шушмабаш даруханәләрендә ташламалы дарулар сатыла башлаячак. Авылда яшәүчеләргә даруларны фельдшерлар алып кайтып бирә. Үзәк даруханәнең эш тәртибе үзгәрде. Хәзер ул кичке сәгать 7гә кадәр эшли, элек 6га кадәр иде. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә сәгать 8дән 4кә кадәр хезмәт күрсәтә. Моңарчы якшәмбе ял көне иде.
— Медикаментлар өчен акчасын алып баручылар фикерләрен үзгәртергә уйласалар, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына килеп гариза язсыннар, — ди Рузия Нурмөхәммәтова. — Шимбә көнне дә сәгать 8 дән 12гә кадәр кабул итәбез.
Авырулар бушлай дарулардан файдалансын өчен бу системаны әнә шулай камилләштерә барырга кирәк.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International