Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эшләп ашаганда тәмле була
2014 елның 26 сентябре, җомга
Эшләп ашаганда тәмле була
Көзнең иң матур мизгелләренең берсе — бәрәңге алу. Минем үзем өчен көрәк белән бәрәңге казудан кызыграк нәрсә юк кебек. Уңышы әйбәт булса, бигрәк тә. Балыкчылар арасында да балык ашамаучылар очрый бит. Монда, кем әйтмешли, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт. Бәрәңге казуны физик хезмәт кенә дип санаган кешегә, билгеле, моның бер кызыгы да юк.
Мәгълүм вакыйгалар килеп чыгу сәбәпле, без үзебезнең тамакны үзебез туендыра алабызмы, дигән бәхәсләр бара. Ипи, бәрәңге булса, ач булмабыз дип үскән буын кешеләре өчен бик тә гаҗәп тоела бу. Соңгы елларда ялкаулык дигән нәрсә бик нык көчәйде. Бакчаларда алабута, әрем үсә, көтү куарлык малы калмаган авыллар саны арта.
Заманында Арча һәм Әтнә районнары бергә вакытта колхоз һәм совхозлар 9 мең гектарга якын бәрәңге иктеләр. Шәхси хуҗалыкларда да шул чамада иде. Хәзер безнең районда икенче икмәкне “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Северный” ширкәтләре һәм берничә фермер хуҗалыгы гына игә, гомуми мәйданы бер мең гектардан артык кына. Ә шәхси хуҗалыкларда күпме бәрәңге үстерүләрен санаган кеше дә юк.
Билгеле, бәрәңге игү иң мәшәкатьле эш. Әмма үстерә белгәндә, иң табышлы культура да ул. “Ватан”, “Северный”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә мәктәп коллективлары, элекке еллардагы традицияне саклап, бәрәңге алуда бик теләп катнашалар.
— Бүген “Ватан” хуҗалыгында бәрәңге алу төгәлләнә, — ди Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков. — Үзебезнең мәктәпләр белән Карадуган мәктәбе укучылары да эшләде. Кичә мәктәпләргә, балалар бакчаларына бәрәңге бирү көне булды.
“Северный”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре дә мәктәпләрне, балалар бакчаларын җитәрлек күләмдә бәрәңге белән тәэмин итәләр. Ике якка да отышлы, балалар күпмедер акча да эшли әле. Мәктәпләр, гомумән, башка вакытта да әлеге хуҗалыкларның ярдәмен тоеп яши.
— “Сафия” ширкәте безнең мәктәпкә зур ярдәм күрсәтә, бәрәңге дә бирә, — ди Арчаның 7нче мәктәбе директоры Альмира Гатауллина. — Алар мөрәҗәгать иткәндә безнең дә каршы килгән юк, төрле эшләрдә булышабыз. Бәрәңгене комбайннар алгач, кул көче бик кирәкми.
Бәрәңге менә шулай үзара элемтәләрне дә ныгыта, тамакны да туйдыра.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз