Флаг һәм гимн турында

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Флаг һәм гимн турында
2014 елның 1 сентябреннән “Россия Федерациясе дәүләт флагы турында”гы һәм “Россия Федерациясе дәүләт гимны турында”гы Федераль конституция законнарына үзгәрешләр керде.
Дәүләт флагы барлык гомуми белем учреждениеләре биналарына эленергә яки аларның территорияләренә урнаштырылырга тиеш. Һәм шулай ук Россия флагы белем бирү учреждениеләре массакүләм чаралар үткәргән вакытта да (спорт һәм физкультура–сәламәтләндерү чараларында да) булырга тиеш.
Моннан тыш, яңа уку елы башланганда беренче дәрес алдыннан барлык гомуми белем учреждениеләрендә дәүләт гимны башкарыла. Дәүләт гимны шулай ук дәүләт һәм муниципаль бәйрәмнәрдә дә яңгырый.
Россия гимны дәүләт органнары һәм җирле властьлар карары белән һәйкәлләр һәм истәлекле билгеләр ачкан вакытта, һичшиксез, башкарыла. Гимн дәүләт, муниципаль бәйрәмнәр уңаеннан тантаналы җыелышларны ачкан һәм япкан вакытта яңгырарга тиеш.
Алмаз СӘГЫЙТЬҖАНОВ,
прокурор урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International