Сез олы ихтирамга лаек

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Сез олы ихтирамга лаек
Әңгәмәдәшебез — район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев.
— Альберт Миннегулович, тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәребез турында сөйләшик әле.
— Районда 11 меңләп өлкән кеше бар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгәннәр — 71 ветеран. Зур хезмәт юлы үткән, җәмгыятебезгә игелекле балалар үстергән өлкәннәребез олы ихтирамга лаек.
— Аларга дәүләтебез тарафыннан нинди игътибар күрсәтелә?
— Төп игътибарны балалары күрсәтергә тиеш. Өлкәннәр көнендә иң элек алар әти-әниләренең хәлен белсен иде. Хезмәт пенсиясе, ташламалы социаль хезмәтләр, ветеран субсидияләре, сугыш һәм тыл ветераннарына бушлай фатир, ялгызларга социаль хезмәткәрләрнең хезмәт күрсәтүе һ.б. — болар барысы да дәүләт кайгыртуы. Ветераннарның үз оешмалары булуы да әһәмиятле.
— Күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Төрлесе бар. Кемгәдер катлаулы операция ясау көтелә, акча таләп ителми торган юлларын эзлибез, кемгәдер телефон сузарга кирәк, кемгәдер яз айларында су басу куркынычы яный һ.б. Мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Юридик киңәш бирү мөмкинлегебез дә бар. Бергәләп сәяхәткә чыгабыз. Быел Биләр, Свияжск, Казанга, Иске Казан музеена барып кайттык. Рәхмәт иганәчеләргә.
— Ветераннар пенсиягә чыккач та тик ятмый.
— Әйе, ветераннарыбыз рус, татар һәм мари җыр ансамбльләренә, театр төркеменә йөри, төрле бәйгеләрдә катнаша, хезмәт юлын дәвам итә. Менә дигән җырчыларыбыз, биючеләребез, шигырь, мәкалә язучыларыбыз бар. Заманында сугыш чорын үткән, икмәк үстергән, балалар укыткан, терлек караган, чүәк чиккән апа–абыйларыбызга дан!
— Теләкләрегез.
— Иң мөһиме — сәламәтлек. Бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешебезне кертик.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International