Уяу булыйк

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Уяу булыйк
Республикада дүртенче ел рәттән “Экстремизмга — юк” айлыгы үткәрелде. Аның максаты — милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру.
Әлеге акция кысаларында терроризмга каршы дәресләр, рәсемнәр һәм иншалар бәйгеләре, спартакиадалар, мәктәп балалары һәм студентлар өчен түгәрәк өстәлләр, лекцияләр оештырылды.
Узган җомгада район хакимиятенең утырышлар залында семинар–лекция булды. Анда район Советы, башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре сәркатипләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр житәкчеләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге, прокуратура хезмәткәрләре катнашты.
Семинар–лекцияне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәстиева ачты һәм алып барды. Казан федераль университеты укытучысы Әмир Нуриев “Терроризм һәм экстремизмга каршы мәгълүмат чаралары ярдәмендә көрәшү” дигән темага лекция укыды.
— Террорчыларның максаты — үзләренә игътибарны юнәлтү һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары аша халыкны куркыту. Җинаятьчеләрдән алар шуның белән аерыла. Экстремизм Россиядә генә системалы характер алган, андый төшенчә чит илләрдә юк, аларда радикализм, диләр. Экстремизм күренешләрен гадәттә дин, милләтчелек белән бәйлиләр, — диде лектор. — Экстремизм һәм терроризмга каршы районнарда да көрәшергә кирәк. Мәктәпләрдә түгәрәк өстәлләр оештыру нәтиҗәле булачак. Кече яшьтән үк балаларга төрле дин вәкилләренең бер–берләренә чит булмауларын аңлатырга кирәк.
Әмир Нуриев экстремизмны кисәтү чаралары турында яхшылап аңлатты, киңәшләр бирде, мисаллар китерде. Каядыр чит илдә яки башка республикаларда булган экстремизм күренешләре белән чикләнмәде, Татарстанда күзәтелгәннәрен әйтеп үтте.
— Шушы яктагы бер районда булган хәл дә моның бер мисалы. Анда эш бирүче яулыкка ябынып эшкә килүне тыя. Татарстанда мөселманнар яши. Намаз укыйлар, мәчеткә йөриләр. Дин кануннары буенча яулык бәйлиләр, ябык кием кияләр, — ди Әмир Нуриев. — Дөрес, хәзер модага кереп киткән кием татарныкы түгел, ә көнчыгыш халыкларына хас. Әмма закон тарафыннан аларны кию тыелмый. Тик безнең үз киемнәребез дә бик матур бит. Балаларга аны да аңлатырга кирәк. Сайлау мөмкинлеге булсын. Бәхәсләр туарга мөмкин, тик алар экстремистик дәрәҗәгә барып җитмәсен, урында хәл ителсен иде.
Районда терроризмга каршы комиссия эшләп килә. Әмма экстремизм һәм терроризмга каршы һәр кеше көрәшергә тиеш. Лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, бәйгеләр, плакатлар, брошюралар, әңгәмәләр — барысы да нәтиҗәле кисәтү чаралары. Һәр үткәрелгән чара турында газета битләрендә, радио аша яктыртып, сайтларга куюның да мөһимлеген билгеләп үтте лектор.
— Израильдә, мәсәлән, урамда кайда да булса бер кап күрсәләр дә, шикләнеп, поли-циягә хәбәр итәләр. Шулай ук берәрсе машинасын йорттан алты метрдан да якындарак калдырса да, полиция чакырталар. Шуңа анда террорлык күренешләре дә бик күпкә кимегән, — диде Әмир Нуриев. — Бездә дә һәр кеше уяулык күрсәтсен иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International