Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Галим шигырь яза
2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Галим шигырь яза
Арчаның 7нче мәктәбендә якташыбыз, галим, шагыйрь Рифат Җамал белән очрашу булды.
Бакчасы гөлләргә кү-мелгән, бинасы быел ныклап төзекләндерелгән мәктәпкә кунак алып килүе дә күңелле шул. Бу мәктәптә кунакны каршы ала беләләр. Шагыйрьнең тормыш юлына багышлап иҗади почмак эшләп куйганнар. Ул гынамы, башта слайдлар ярдәмендә тулы бер документаль фильм карадык. Укучылар шигырьләрен яттан сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев очрашуны күңелле итеп алып барды. Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гариповка шундый җылы, эчтәлекле очрашу оештырганы өчен рәхмәт.
— Мәктәпле авылга (Айван) килсәм, сөенәм мин, — дип башлады сүзен Рифат Җамал.
Мәчетләр күбәя
Мәктәпләр азая...
Авылсыз зиратлар өчен дә борчыла. Авылны ике нәрсә — мәктәп һәм ферма тота, ди ул.
Мин сезнең кебек гади бер авыл малае, дип балаларны авызына каратты да куйды шагыйрь, тын да алмый тыңладылар. Балаларны ул акчага, байлыкка табынмаска, китапны күп укырга дәште. Байлык бәхет түгел, байлар күбрәк елый, диде.
Кемнеңдер хыялы —
Тау–тау алтын.
Ә минем күңелемә
Бер уч арыш саламы
Күпкә якын.
Ул үзенең фәлсәфи шигырьләрен “фикерләр” дип атый.
Шигырь бит ул —
Җанның каны.
Кан ярадан
Чыга бары.
Бүген, 1 октябрьдә, аның туган көне. 63 яшь. Әле кайчан гына Мирҗәм авылыннан өч егет беренчеләрдән булып югары уку йортына укырга керәбез, дип чыгып китә. Шуннан соң күпме вакыт узган. Казан ветеринария институты студенты, армия хезмәте, штангачы, ветеринар, үзе укыган институтта укытучы, кафедра мөдире, ректор, галим һәм шагыйрь. Гади авыл малаеның зур хезмәт юлы узуы һәм аны шома гына үтмәве сокландыра һәм уйландыра. Ә бәлки сикәлтәле тормыш юллары аны шагыйрь иткәндер?!
Батырмакчы булдылар.
Батмадым.
Батудан курымадым.
Чөнки беләм,
Агач, черек булмаса,
Күпме төптә ятса да,
Барыбер калыкканын.
Рифат Җамалның “Өзгә-ләнмә күңел”, “Күңел сүрәләре”, “Ташта үскән чәчәкләр” китапларының кайсы битен ачсаң да, кызыклы һәм гыйбрәтле фикерләр белән очрашасың.
Мине яратмыйлар —
Әллә бәхетлемен?!
Мактасалар, уйлыйм:
Әллә тәхеттә мин?
Рифат Җамалның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә.
Ачтан үлмәс өчен
бер тиенне
Эзләгәндә меңнәр
Бер капкорсак,
ябыгырга диеп,
Түли меңнәр,
Меңнәр!..
...Рифат Җамал һаман да эзләнүдә, иҗат эшендә.
Языла әле, языла,
Языла шигырьләрем.
Күңел тулы – чәчкә исе,
Һәм дә күңелдә – әрем.
***
Кемдер дәшә:
“Бәхет – рәшә!”
Алай булгач,
Яшәү нәрсә?!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз