Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сөргән җирдә чүп үсмәс
2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Сөргән җирдә чүп үсмәс
Элегрәк августта туңга сөрелгән җирне ярым парга тиңлиләр иде. Хәзер бу турыда хыялланырга гына калып бара. Район буенча 67137 гектарда туфракны төп эшкәртергә тиеш булып, 1 октябрьгә шуның 39401 гектары эшкәртелгән. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан” хуҗалыклары бу эшне төгәлләү алдында.
“Курса МТСы” ширкәтендә барлык мәйданнарны тирәнәйтеп, ягъни сукалап эшкәрттеләр.
— Һәр хуҗалыкта туфрак эшкәртүнең уйланган, фәнни нигезләнгән системасы булырга тиеш, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Чәчү әйләнешенә карап җир эшкәртү системасы кулланыла. Җирне 3–4 елга бер тапкыр тирәнәйтеп эшкәртү шарт. Ә менә рапс, кукуруз, бәрәңге, борчак игеләчәк мәйданнарны ел саен сукаларга кирәк. Солы, арпа өчен өстән эшкәртү дә бара.
“Ак барс” агрокомплексы”нда, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә менә шушы система саклана. Җирне алдап булмаганын яхшы белгән җитәкчеләр һәм белгечләр эшли әлеге хуҗалыкларда.
“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләрендә кукуруз, бәрәңге, рапсны игүнең аерым технологияләре кулланыла. Алар бөртекле культураларны нигездә турыдан–туры чәчүне кулланып игәләр.
“Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Игенче” хуҗалыкларында әле урак өсте дәвам итә. Алар кукурузны орлыкка дип тә үстерде. “Ак барс” агрокомплексы”нда 100 гектарның яртысыннан артыгын суктырдылар инде. Гектардан 70 центнер чамасы чыга. Әйбәт уңыш бит, нигә башка хуҗалыкларда шулай эшләмәскә?
— Алай гына түгел шул, — ди районның баш белгече. — Кукурузны бөртеккә алу өчен хуҗалыкта киптерү җайланмасы яисә “Ак барс” агрокомплексы”ндагы кебек җиңсәләргә тутыру технологиясе булу кирәк. Чөнки кукурузны суктырганда дымлылык 35–40 процент чамасы була.
Болар гына да түгел. Бөртек өлгерү өчен иң иртә сортлар чәчәргә кирәк. Бездә һава шартлары да зур роль уйный, сентябрь башында кырау төшеп куярга да мөмкин.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев әйтүенчә, кукуруз 35–40 процент чамасы дымлылыкта кайта. “Нью–Холланд” комбайнына махсус җайланмалар куеп суктыралар. Кайткан бөртек махсус җайланмада сыттырыла һәм җиңсәләргә тутырыла. “Кыш көне колбаса кебек кисеп ашаталар, бөтен витаминнары саклана”, — ди баш агроном.
Бу ысулны куллану киптерүгә караганда арзанга төшә.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы агрономы Әхмәт Хәкимҗанов уҗымнар өчен борчыла.
— Быел көз үзенчәлекле, җылы килде, — ди ул. — Борча, чебеннәр уҗымнарга йомырка салып калдыра. Язын алардан личинкалар чыгып үсемлекләргә зур зыян сала. Моны булдырмау өчен басу кырыйларын 50–60 метр арада (корткычлар шуннан керә) гербицидлар белән эшкәртергә кирәк. Басуны тулысынча эшкәртсәң, тагын да әйбәт. “Игенче” ширкәтендә орлыкларны агулау вакытында ук бөҗәкләргә каршы эшкәртәләр.
Шулай ук температура 5 градустан артык булганда чүп үләннәргә каршы да эшкәртү шарт. Чүпле басуларга чәчелгәндә бигрәк тә кирәк бу.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз