Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кешеләр дә кош баласы кебек...
2014 елның 3 октябре, җомга
Кешеләр дә кош баласы кебек...
Чөмә–Елга авылыннан Фирдия Гафиятова каршы яктагы туган нигезенә караса, күңеле йомшара.
— Бер дә рәхәт күрмичә үлеп киттеләр, — дип, әти–әнисен кызгана.
1953 елда төзелгән ике тәрәзәле кечкенә генә өй ул. Иске йортны тәртипкә китереп, коймаларын матур төскә буяп куйган Фирдия апа.
1945 елның мартында туган бала ул. Әтисе сугыштан кулсыз кайта. Кулсыз Бәдретдин дия торган булалар. Әнисе Шәмсениса Саба районы Курсабаш авылы кызы. Шушы кечкенә генә ике тәрәзәле өйдә 8 бала үсә. Бүген өчесе генә исән–сау. Фирдия апаның тагын күңеле тула.
— Әти иртә китте, әни дә юк инде, абыйларым да бер–бер артлы үлеп бетте... Әти дә, әни дә бик тере, эшчән, юмарт иделәр. Әти итек басты. Сугышка китәр алдыннан әти, мескенкәем, бертуганы Гарифулла абый белән 90 ат сыешлы ферма төзергә киң, озын кул пычкысы белән такта ярганнар. Нинди авыр хезмәт бит бу. Озак та тормый әти сугышка китә. Әние-без 6 малай белән (кечкенәсенә 2 яшь) берүзе кала. Балаларның берсен дә әрәм итмичә үлем тырнагыннан саклап кала ул. Төнге йокыларын калдырып, ачы суыкларда чабатадан 20 километр ераклыктагы Арчага бардага йөри. Әниебезне шул елларда белгән әбиләр: “Ул шушы газапларны җыр белән җиңде”, — дип сөйли.
Фирдия апа җыр башлады:
Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала.
Кешеләр дә кош баласы кебек
Үз язмышын эзләп юл ала.
Күңел түреннән чыккан моңлы тавышны тәэсирләнеп тыңладым. Нинди җырчыны югалтканбыз бит без! Фирдия апа үзе дә: “Хыялым җырчы булу иде”, — диде. Язмыш адәм баласы башыннан йөри шул. Сугыш арты баласы Фирдиягә дә җиңел булмаган. Кечкенәдән эшләп үсә ул. Яздан тотына идек, ничек өлгерелгән, аяклар юкка гына кәкрәймәгән инде, ди.
— Кечкенә булсам да, көчкә тиешмәсәм дә, әтидән рөхсәт сорап, эшкә алып китәләр иде. Тирес чыгару, кара мунча юу, печән җыю — берсе дә калмады. 5–7 сыйныфта укыганда күрше кызлары белән яшь бозаулар көттек. 7 сыйныфтан соң фермада бозаулар карадым. Аннан — сарыклар. 1963 елдан сыер саудым. 19 яшь ярымда бер күргән егеткә кияүгә чыктым. Казанда яшәдек. Рифкать белән өч бала тәрбияләп үстердек.
Кети–кети уйнау түгел тормыш,
Сикәлтәле аның юллары.
Язмыш сынаулары шактый очрый,
Шулай уза гомер юллары.
Үзе язган шигырьне укыды Фирдия апа. Балалары югары белем ала, хәзер һәркайсының үз тормышы. Гомере буе туган авылын сагынып яшәгән Фирдия апа, 2002 елда заводта эшләп пенсиягә чыккач, ире Рифкать абый белән туган авылы Чөмә–Елгага яшәргә кайта.
...Яңа гына гөмбә җыеп кайткан. Урманга берүзе чыгып китә икән. Казанда яшәгәндә дә, иртәнге поезд белән авылга кайтып, көнендә чиләкләп җиләген җыеп китә торган була. Ә хәзер шөкер итә, яңадан Казанга кайтасы юк. Кәҗәләр асрап, гөмбәсен, җиләген җыеп, балаларын һәм якыннарын сый–нигъмәтләр белән куандырып, туган авылында яшәвенә сөенеп бетә алмый. Әти-әнисен бик тере, эшчән иделәр, дип искә ала ул. 70 яшькә якынлашса да, тирә-юнен чәчәкләргә күмеп, тормыштан ямь–тәм табып, бөтерчектәй бөтерелеп йөрүче Фирдия апага карыйм да, моның кадәр энергия каян килә икән дип уйлыйм. Хәер, аптырыйсы юк, үзе үк әйтеп тора ич, нинди кеше булуың тәрбиядән тормый, каннан килә, дип.
Фирдия апа, рәхмәт матур мәкаләләрең, шигырьләрең белән безне куандырганың, кош телләрең белән сыйлаганың, кунакчыллыгың, юмартлыгың өчен! Исән–сау бул!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз