Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшиселәр килә, яшиселәр...
2014 елның 3 октябре, җомга
Үзәк стадионда мәгариф учреждениеләре башлангыч профсоюз оешмалары командалары кросс бирде. Совет җитәкчесе Вакыйф Харисов профсоюз әгъзаларын яңа уку елы, спартакиаданың башлануы, үткән Профсоюз активистлары көне, Тәрбиячеләр көне, Укытучылар көне белән котлап, уңышлар теләде. Ярышларны Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев алып барды. Хатын–кызлар 35 яшькә кадәр-ле һәм аннан югары, ир–атлар 40 яшькәчә һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге төркемнәргә бүленеп йөгерде. Соңыннан командалар эстафета ярышында сыналды.
Агачларның алтынсу төскә кергән вакыты. Мондый көннәрдә тирәкләр үзенә күрә бертөрле хуш ис бүлеп чыгара. Агачлар әйләнәсендә утырган стадионда төрле төбәкләрдән җыелган хезмәттәшләрнең үзара хәл–әхвәл сорашып, тәҗрибә уртаклашып, спортта көчләрен сынаулары кәефләрне күтәреп җибәрә торган зур чара. Күңелгә җыр сүзләре килә: яшиселәр килә, яшиселәр…
40 яшькә кадәрле ир–атлар арасында 1 километр араны йөгерүдә 7нче мәктәпнең физика–информатика укытучысы, Айван авылы егете Фидәрис Зиннәтуллин беренче булып финиш бирде.
— Беренче килермен дип уйламаган идем, — ди.
Фидәрис һәрвакыт ачык йөзле, көләч егет. Авыл сабан туенда, спорт, мәдәни чараларда — ул һәрвакыт үзәктә.
35 яшькә кадәрле хатын-кызлар кроссында (1км.) беренче килгән Энҗе Гыйззәтова:
— 3нче мәктәптә инглиз теленнән укытам, — ди. — Өченче ел рәттән беренче киләм. Арча педагогика көллиятендә укыганда Бари Каюмовичта шөгыльләндем. Хәзер дә гел хәрәкәттә. Роликта, велосипедта, тимераякта йөрим. Спорттан күңел күтәренкелеге, эшкә дәрт алам.
Энҗе артыннан икенче булып финиш биргән Носы мәктәбе физкультура укытучысы Гүзәл Ганиева шулай ук Бари Бакиров укучысы.
— Үзем Шура авылыннан, — дип сөйли ул. — 21 яшьтә. Икенче ел мәктәптә эшлим. Арча педагогика көллиятен тәмамладым. Көллияткә укырга кергәнче мин физкультура дәресен бик өнәми идем. Бари Каюмович бу фәнгә мәхәббәт уятты. Андый кешене күргән юк иде әле. Рәхмәт.
35 яшьтән югары хатын–кызлар стартка әзерләнгән арада Иске Ашыт мәктәбе директор урынбасары, физика укытучысы, 48 яшьлек Нурия Гарипова белән сөйләшәбез.
— Йөгерүдән курыкмыйсызмы? Ничек гәүдәне формада тотасыз? Өйдә тренажерлар бармы әллә? — дип сорыйм үзеннән.
— Иптәшем белән өч малай үстердек, тренажерлар шулар булды.., — дип елмая Нурия ханым.
Менә шулай уен–көлке, зур тырышлыклар белән спартакиада башланып китте. Профсоюз оешмалары советы рәисе Вакыйф Харисов үзе эшли башлаганнан бирле (10 елдан артык) спартакиаданы оештыра. Җиңәсең килә икән инде, ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнми булмый. Ә хәрәкәт сәламәтлек, дигән сүз. Бүләк алулары гына да ни тора?! Узган уку елы спартакиадасында җиңүче Яңа Кенәр мәктәбенә теннис өстәле, агросәнәгать көллиятенә тренажерлар, Арчаның 7нче мәктәбенә спорт киемнәре, Лесхоз мәктәбенә пневматик мылтык бүләк ителде. Шәп бит!
Бу юлы кросста Арчаның 7нче мәктәбе командасы — беренче, Яңа Кенәр лицее — икенче, 5нче гимназия өченче урынны алды.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз