Ата нигезе – изге

2014 елның 3 октябре, җомга
Ата нигезе – изге
Арчага килгән көнендә Рәис Шәкүровны күрми калсам, дөньяның бер кырые китек калган кебек тоела. Сәүдә рәтләрендә үз урыны бар аның. Килүен көтеп алалар.
— Быел менә бу кызыл бәрәңге (“Розара”) уңып та карады, — ди ул, бала башы кадәрге бүлбеләргә күрсәтеп. — Менә монысы — “Луговская”, тегесе “Удача” сортлары.
— Симәнәсен алып булмыймы соң? — ди берәү.
— Чәршәмбе алып килермен.
Нәрсәләр генә алып килми ул! Иртә яздан кара көзгә кадәр яңа җыелган кыярдан өзмәс. Ул кәбестә, кишер, сарымсак, дисеңме. Төрле үләннәр кушылган хуш исле мунча миллеге, дару үләннәре. Тавык йомыркасы, сөт, эремчек, яңа чыккан хуҗалык чебиләре. Язгы бал, гадәти бал, кәрәзле бал.
Умартачылык — аерым тема. Әле менә Рәис Шәкүров дәресләре дигән видеоны рәхәтләнеп карадым. Умартачы булырга теләү-челәр өчен әзерләнсә дә, тәҗрибә туплаганнарга да кызыклы ул. Остаз монда умартачылык серләренә өйрәтә, сөйләп кенә калмый, үтемле итеп эшләп тә күрсәтә.
Гомумән, бик кызыклы шәхес Рәис Шәкүров. Гармунда уйный, сәхнәләрдә җырлый.
— Мин гармунны елга дүрт тапкыр кулга алам, — ди ул. — Башкача вакыт юк. — Беренчесе — язын умарталар исән–сау чыккач. Икенчесе —печәнлекләр печән белән тулгач. Өченчесе — өйасты, базлар бәрәңге белән тулгач. Дүртенчесе — Яңа елда.
Ул Ашытбаштан Арчага яшел төстәге 6нчы модель “Жигули” белән килә. Башка төрлесен дә ала алыр иде, әмма монысы кадерле истәлек, ядкәр.
— Әти миңа: “Улым нигезне бетермә”, — дип, 50 мең сум акча бирде, — ди ул. Шуңа машина алырга кушты. Әти төсе итеп саклыйм, киләчәктә нигезне бетермәскә дип улым Илнурны да укытып, авылга кайтардым.
Илнур хәзер үзе чын умартачы инде, аерым чүннек булдырды.
Элек бит һәр гаиләдә бер малайны төп нигездә калдырганнар. Авыллар да шуңа нык булган.
Рәис Шәкүров бу ялда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тагын да шулай кешеләргә кирәкле булып яшәргә язсын аңа!
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International