Агач түгел, урман утырткан Вәкил

2014 елның 3 октябре, җомга
Агач түгел, урман утырткан Вәкил
Вәкил белән аралашуы рәхәт. Табигатьне яраткан кеше минем өчен үзе бер хәзинә.
— Җир алдым әле, — дип шалтырата ул бервакыт. — Агачлар утыртудан башларга исәп, ниндиләрен утыртсам әйбәт булыр икән?
Барып та килербез дигән идек. Яңгырлар ешаеп китте дә, сәяхәтне кичерергә булдык. Ни дисәң дә, Арчадан унтугыз километр бит, җиңел машина белән басу юлыннан әллә ни ерак китә алмыйсың.
Быел менә сентябрьдә җай чыкты.
— Буш вакыт булганда мин өйдә утыра алмыйм, — дип сөйләп барды ул. — Питомникның алма бакчасында йөрергә яратам, андагы матурлык!
Вәкил Сөнгатов тумышы белән Күпербаш авылыннан. Хәзерге вакытта шәһәребезнең көньяк өлешендәге Көньяк урамында яши. Пенсия яшендә булса да, эшмәкәрләр өчен ял дигән нәрсә юк инде ул. Вәкил кебек тынгысыз йөрәкле кеше өчен бигрәк тә.
Бер елны урамнары кырыендагы елгада барлыкка килгән чүплеккә карап йөри, йөри дә бу, бөтен гаиләсен алып чыгып өмә оештыра. Чистарталар, агачлар утырталар. Ул агачларга куелган ояларда хәзер язларын сыерчыклар сайрый. Чүп ташлаучы да юк, матурлык янәшәдә генә икән, югыйсә.
— Элек монда авыл булган, — диде Вәкил, килеп җиткәч. — Беренче килгәндә карарга куркыныч иде: бар җирне шайтан таяклары, чытырманлыклар баскан. Эшне әнә шуларны чистартудан башладык.
Бүген Вәкил Сөнгатовның биләмәләренә карап туя алмыйсың. Кыргый җирләр культуралашкан, хуҗа барлыгы әллә каян күренеп тора. Агач утыртам дигәне дә урман утырту булып чыккан.
— Барысы 4500 төп агач бар монда, — ди ул рәт–рәт тезелеп киткән сәрби, гөлҗимеш, балан, миләшләргә күрсәтеп. — Төпләнеп кит-мәгәннәрен алыштырганны да исәпләсәң, тагын да күбрәккә җыела әле. Ике тапкыр үләннәрен чабып чыктык, һәрберсенең төбен йомшарттык.
— Ничек өлгерәсез? — дим, гаҗәпкә калып.
— Булышчылар бар минем, —ди ул. — Улларым Алмаз, Азат, оныклар эшлибез дип кенә торалар. Казандагы, Арчадагы дуслар да табигатьтә булу безнең өчен бәхет дип, ял көннәрендә булышып китәләр. Менә бу аландагы ат кузгалакларын хатыным Әлфия белән төпләп, алар урынына мәтрүшкәләр, җир җиләкләре утырттык.
Биләмәнең төп өлешенә люцерна чәчәргә җыена ул. Умарталар куярга, буа буарга дигән исәбе дә бар. Планнарының кайберләрен әйтми торырга кушты. “Башта тормышка ашырыйк әле”, — ди.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International