7 октябрьгә районда бер шартлы терлеккә 31 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
7 октябрьгә районда бер шартлы терлеккә 31 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде.
Иң күп азык “Кырлай” ширкәтендә — 49,4 центнер. “Игенче”дә — 40,5, “Ак барс” агрокомплексы”нда 36,5 центнер туры килә. Иң азы — Сафиуллин һәм Шиһабеддинов хуҗалыкларында — 15 центнерга да тулмый.
Тагын 2 мең гектар чамасы кукуруз урасы калды.
Барысы 67137 гектарда туфракны төп эшкәртергә кирәк. Шуның 43964 гектары эшкәртелде. “Арча”, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтләрендә күп басулар эшкәртелмәгән килеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International