Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Гаилә — тормыш нигезе
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Гаилә — тормыш нигезе
Тормыш итү — диңгез кичү, диләр. Киң колач җәеп, дулкыннарны ера–ера тормыш авырлыкларын үтү өчен мәхәббәт ялкыны кирәк. Ә мәхәббәт бармы соң? Озак еллар иңне–иңгә куеп гомер иткән парлар бу сорауга ни дип җавап бирерләр иде икән? Әлбәттә, бар, дип. Тик аларча мәхәббәт ул — бер–береңә тугрылык, наз, җылылык, ныклы ышаныч, балалар, оныклар игелеге. Бу — тормышның нигезе, гаиләнең бәхете.
Арча ЗАГСы бүлеге оештырган “Котлы булсын туегыз” дигән гаилә бәйрәмендә мин әнә шуны аңладым. Алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән дүрт гаиләне тәбрикләү кичәсе булды ул. Зөбәрҗәт, алтын — зиннәтле әйберләр. Димәк, әлеге парлар да шуларга тиң затлы гомер иткәннәр.
Әйдәгез, үзләре белән танышыйк. Арчадан Мөслимә һәм Назыйх Салиховлар исеме күпләргә таныш. Назыйх абый, 15 яшендә Субаш Атыдан Арчага килеп, Арча автотранспорт предприятиесенә эшкә урнаша. Тора–бара баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы җитәкче урыннарда эшли. Мөслимә апаны да ул биредә очрата. Чәчләрен чәчкә бәйләгән кызыл туйларыннан соң да 55 ел вакыт үтеп киткән. Бүген алар балалары, оныклары уңышларына сөенеп яши.
Бу дөньяда хәтта кар бөртекләре дә бер–берсенә охшамаган. Кеше язмышы турында әйтеп тә торасы юк. “Бәхетле гаиләләр бар да бертөрле, бәхетсезләр генә бер–берсеннән аерыла”, — дисә дә бөек рус язучысы Лев Толстой, аерма бар шул. Һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы. Яңа Кишеттән Лилия һәм Дирһәм Сәлахиевлар бер авылда яшәп, бер мәктәптә, бер сыйныфта укып, дусларча очрашып йөреп, тормыш юлларын бергә бәйләгәндә, 50 ел гомер итү турында башларына китерделәрме икән? Язмыш, диген. “45 ел кайнана белән яшәдем, шуның 19 елын кайнанама ике килен булдык. Чөнки үземә дә килен төште”, — ди Лилия апа. Татулыкта, барлыкта, бер–берсен хөрмәт итеп, аңлап, динне, йолаларны саклап, үз үрнәкләрендә балаларын, оныкларын да тәрбияләп яши бу гаилә.
Бер–берсен 50 ел элек табып, матур гомер итеп, саф мәхәббәт дигән олы хисне саклап килгән Үрнәктә яшәүче Нурзидә һәм Данил Шәяхмәтовлар гаиләсе дә бу бәйрәмнең кунаклары иде. Нурзидә апа гомере буе балаларга белем бирү өлкәсендә, ә Данил абый урман хуҗалыгында эшли. Ул чорда икесенең дә исемнәре мактау тактасыннан төшми. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер алар уңышларына куанып яшиләр. Шул ук вакытта йөрәкләре түзмичә, төрле чараларда актив катнашалар, хәтта үзләре үк башлап җибәрүчеләре булып торалар.
Арчада яшәүче Рәйсә һәм Дамир Вахитовлар да арчалыларга яхшы таныш. Дамир абый район электр челтәрен җи-тәкләде, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, Рәйсә апа ветеран укытучы. Бу хакта беләбез. Бу көнне Дамир абыйның Рәйсә апага бер күрүдә гашыйк булып, гомерлек яры итүе һәм 50 ел тату, матур яшәүләре хакында да мәгълүм булды.
Гаилә — тормышның нигезе, дидек. Әти–әни аның тоткасы булса, балалар — гаиләнең көзгесе. Бу бәйрәмгә дә туган йортларына ямь биреп торучы иң кадерле кешеләрен алтын, зөбәрҗәт туйлары белән котларга балалары, оныклары, киленнәре, туганнары килгән иде. “Үзебез дә сездән үрнәк алып, сезнең исәнлегегезгә сөенеп яшибез. Сез булганга без бәхетле”. Һәрберсе, юбилярларга иң матур теләкләрен җиткереп, шундый сүзләр әйтте. Иманым камил, бу сүзләр өлкәннәрнең күңеленә май кебек ятты. Ә Рәйсә һәм Дамир Вахитовларга багышлап кодагыйлары Роза Шәйхетдинова шигырь иҗат иткән, Нәзир Фәхретдинов аңа көй язган, Расих Галимҗанов бу көнне аны үзләренә җиткерде.
Сез бәхетле, бәхетегез чагыла йөзегездә.
Берегез батыр, берегез матур, пар бит сез икегез дә.
Җырның бу сүзләре бәйрәмгә килгән һәр парга туры килә. Әнә ничек матур итеп парлашып Арча ЗАГСының Дан китабына кулларын куйды, “мәхәббәт күпере” каршында фотога төште алар. Соңыннан юбилярларны Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов һәм Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов котлады, истәлек бүләкләре тапшырды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз