Артта калырга сәбәп юк

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Артта калырга сәбәп юк
2 октябрьдә “Северный” хуҗалыгы базасында терлекчелек тармагын үстерүгә багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның Илдус һәм Носы фермаларында бозауларны тәрбияләүдән башлап, аларны сыер ит-кәнчегә кадәр эшнең ничек оештырылуын карадылар.
Районда терлекчелектә заманча технологияләр Илдус фермасында керә башлады. Бүген дә биредә бик яхшы тәртип, һәркайда чисталык, ирешелгән дәрәҗәне югалтмый саклап киләләр.
Носы фермасы да үзгәртеп корудан соң яңарыш кичерә, эш шартлары күпкә уңайланган.
Хуҗалыкның алдынгы сыер савучылары Рамилә Хәкимҗанова, Миләүшә Петрова, Зөлфия Әкбәрова, бозау караучылар Зиннур Әхмәтгәрәев, Фәридә Абдуллина, Рәшидә Сафиуллина әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.
— Хәзер иң мөһиме — терлекләрнең баш санын саклап, сөтне сыйфатлы, югары сортлы итеп сату, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев. — Бер сыердан 6 литр сөт савучыларны мин, гомумән, аңламыйм.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов терлекчелектә эшләрнең торышына анализ ясады.
Терлекләр санына килгәндә узган ел белән чагыштырганда 1 октябрьгә мөгезле эре терлекләр 291 башка артты. “Ватан” хуҗалыгы иң зур үсешне бирде — 187 башка артыграк. “Арча” ширкәте сентябрьдә — 111, “Кырлай” — 48, “Татарстан” ширкәте 34 башка киметте.
Ел башыннан 10034 бозау алынды, бу узган елның шул чорына караганда 237 башка күбрәк. “Арча” ширкәте 290 башка артыграк бозау алды. “Ак барс” агрокомплексы”нда 181 башка кимрәк булды.
Ветеринария хезмәте тиешенчә оештырылган хуҗалыкларда терлекләрнең сакланышы әйбәт. “Ватан”, “Ак барс” агрокомп-лексы”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә тәрбия дә тие-шенчә, ветеринарлар да урыннарында.
“Арча” ширкәтендә узган елга караганда — 249, “Вамин–Мәрҗани”дә 108 баш терлек күбрәк үлгән.
Сыерларны үз вакытында таналар исәбенә яңарта бару продукция алуның тотрыклылыгын тәэмин итә. “Ак барс” агрокомплексы”нда быел 100 баш сыерга 50 тана туры килде. “Кырлай”да — 35, “Ватан”да — 29, “Татарстан”да — 27. Шул ук вакытта “Вамин–Мәрҗани”дә 11 генә.
Таналар белән эшләүдә “Курса МТСы” ширкәтен уңай яктан мисал итеп китерергә була. Быел 9 айда бу хуҗалыкта 169 тана бозау туган. Шушы вакыт эчендә аларның 2се генә исәптән чыгарылган. “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында да тана бозауларга игътибар зур.
“Сафиуллин”, “Кырлай”, “Игенче”, “Вамин–Мәрҗани”, “Татарстан” ширкәт-ләрендә исәптән чыгарылган таналарның үр-чемгә карата чагыштырмасы 42–35 процент тәшкил итә.
Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да сөт җитештерүдә чагылыш таба.
Тугыз айда “Ак барс” агрокомплексы” узган елның шул чорына караганда 5339 центнер сөтне артык җитештерде. “Игенче”дә 1535 центнерга артты. Киметүчеләр икәү — “Аю” һәм “Вамин–Мәрҗани” ширкәтләре.
Район буенча уртача көнлек савым — 12 килограмм. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограммга артык. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 17,8 килограмм. Иң аз савым “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә — 6,4, “Акчишмә” ширкәтендә — 7,4 килограмм гына.
Хәзер инде кыр эшләре тәмамланып килә, җитәкчеләргә дә фермаларда ешрак булырга туры киләчәк. Һәр айда хуҗалыкларда семинарлар үтәчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International