Җир, милек салымы һәм транспортка түләү вакыты җитте

2014 елның 10 октябре, җомга
Гамәлдәге закон нигезендә физик затлардан җир салымына 15 ноябрьдән дә соңга калмыйча, милек салымы — 1 ноябрьдән, транспортка 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча түләү вакыты җитте.
2014 елдан салым квитанцияләре салым түләүчеләргә Уфа шәһәреннән заказлы хат белән килә башлады. Әгәр сезгә белдерү кәгазьләре килмәсә, җир участогы, милек, транспорт чаралары теркәлгән урын буенча Арча шәһәре, Пионер урамы, 35нче йорт адресы белән 5нче номерлы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Түләүләрне банкларда башкарырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International