Районда пенсионерлар өчен Өченче буын университеты эшли

2014 елның 10 октябре, җомга
Районда пенсионерлар өчен Өченче буын университеты эшли. Анда өлкәннәр компьютер белемен үзләштерә, туган як тарихын өйрәнә һәм сәламәтлеген ныгыту буенча файдалы киңәшләр ала. Университет үз эшен тантаналы шартларда башлап җибәрде. Район пенсионерлар оешмасы рәисе Сания Камалетдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов, Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарә-се җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина пенсионерларга кагылган яңалыклар турында сөйләде һәм, бәйрәмнәре белән котлап, уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International