Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ачыклык — көрәшнең нәтиҗәле чарасы
2014 елның 10 октябре, җомга
Ачыклык — көрәшнең нәтиҗәле чарасы
8 октябрьдә Арча муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев катнашты. Утырышны район башлыгы вазыйфаларын башкаручы, Арча муниципаль районының коррупциягә каршы тору комиссиясе әгъзасы Любовь Осина алып барды.
Утырышта “Арча муниципаль районы финанс–бюджет палатасының бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан тотуга контрольлек итү буенча эшчәнлеге турында”, “Арча муниципаль районында 2014 елда “Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалауга булышу фонды турында” 2007 елның 21 июлендәге 185 номерлы Федераль законның үтәлеше турында”, “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында”гы 2013 елның 5 апрелендәге 44 номерлы Федераль законның үтәлеше турында”, “Муниципаль сайт-ны ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы “Татарстан Республикасы дәүләт властеның башкарма органнары рәсми сайтларын коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Интернет мәгълүмат–телекоммуникация челтәренә урнаштыру һәм тутыруга бердәм таләпләр” дигән карарына туры китерү турында”гы мәсьәләләр каралды.
Беренче көн тәртибе буенча Арча муниципаль районының финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул палата тарафыннан бюджеттан тыш кысаларда үткәрелә торган контроль–ревизия эшчәнлеге чаралары белән таныштырды. Районның муниципаль учреждениеләрендә тәртип бозулар ачыкланган маддәләр һәм суммаларны әйтеп үтте. Контроль чаралары йомгаклары буенча учреждениеләр җи-тәкчеләренә чаралар күрү һәм аларны башка кабатламау өчен күрсәтмәләр җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре шулай ук район башлыгына һәм район прокуратурасына тапшырылган.
Икенче көн тәртибе буенча район башкарма комитетының торак–коммуналь хуҗалык, энергетика һәм элемтә секторының баш белгече Айрат Шәйхетдинов чыгыш ясады. “Торак–коммуналь хуҗалыгын реформалауга булышу фонды турында”гы Федераль законны үтәү буенча районда ике юнәлештә эш алып барыла: күп фатирлы торак йортлар ныклап төзекләндерелә, гражданнар авария хәлендәге торак фондыннан күчерелә.
2015 елда 9 күп фатирлы йорт төзеклән-дереләчәк.
Киләчәктә “Идарәче компания” ширкәте каршында коррупциягә каршы комиссия төзү максатка яраклы булачак.
Өченче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган район башкарма комитетының икътисад һәм финаслар бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов намуссыз тәэмин итүчеләр белән контракт төзү мөмкинлеген булдырмау өчен торгта җиңүчеләр-нең һәркайсы алдан тикшерелүен әйтте. Конкурслы сатып алулар заказчыларның явыз ниятләре белән төп көрәшү чарасы буларак кулланыла. 2014 елда торгилар нәтиҗәләре буенча 2780 мең сум бюджет акчасы экономияләнгән.
Дүртенче мәсьәлә буенча Арча муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы, Арча муниципаль районының коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзасы Любовь Осина “Коррупциягә каршы тору турынды”гы Федераль закон билгеләгән төп принципларның берсе дәүләт органнары һәм җирле үз-идарә органнары эшчәнлегенең халык алдында ачыклыгы булуын әйтте. Районның рәсми сайтында Бердәм таләпләр тулы үтәлергә тиешлеген искәртте.
Утырышта тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз